Рамил Закиров балаларны татарчага өйрәтү турында: «Катгый кагыйдә булырга тиеш»
Җырчы Рамил Закировның кечкенә кызы Амилә искиткеч чиста һәм матур итеп татарча сөйләшүе белән шаккатыра. Әлбәттә инде, җырчыга баланы татарчага ничек өйрәтүе, телне ничек саклап кала алуы хакында сораулар да күп килә икән. Ул бу хакта үзенең сторисларында сөйли һәм телне саклау турындагы фикерләре белән бүлешә.
Күптән түгел балалар мәйданчыгында яныма бер әни килде. «Ой, балагыз бигрәк матур татарча сөйләшә, аны ничек өйрәтә алдыгыз?» – ди. Шул арада янына малае килде дә, әнисеннән нәрсәдер русчалатып сорый башлады. Әнисе борылып аңа русча җавап кайтарды. Менә үз соравына җавап. Ни өчен аның баласы татарча сөйләшми? Чөнки ул аның белән татарча сөйләшми!
Аңлыйм, социумда күпчелек рус теле. Ләкин татар гаиләсендә телне саклап калу өчен сез үзара татарча сөйләшергә тиеш һәм, беренче чиратта, балагыз белән! – ди җырчы.
Рамил Закиров сүзләренчә, бүгенге вазгыятьтә телне бары тик гаиләдә генә саклап калып була.
Мәктәптә өйрәтеп кенә татар теле керми ул. Катгый кагыйдә булырга тиеш – гаиләдә әти-әни, абый-апалар белән татарча гына сөйләшәбез дигән. Башкача телне саклап булмый, мин шулай дип уйлыйм.
Мин галим түгел. Татар телендә сөйләшүем дә гади. Камил сөйләшергә тырышам, әмма паразит сүзләр кысыла.
Гаиләбездә балачактан кагыйдә булды, шуннан чыгып аның 100 процент эшләвен әйтә алам. Үз телеңдә аралаша алу, аеруча төрле буыннар, әкиятләрне җырларны, фольклорны ничек бар шулай тапшыру дигән сүз. Ә бу бик мөһим. Чөнки һәрбер телдә дөрес тәрҗемә ителми торган төшенчәләр бар. Алар үз телеңдә генә дөрес мәгънәне җиткерәләр.
Һәр кешенең үз юлы, үз фикере. Берсен дә гаепләмим. Бары тик үз ана телеңне онытмаска гына кирәк. Вакыт узгач кире кайтасың аңа, ләкин авыррак була, – дип уртаклашкан җырчы.