Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер ел синсез...» – Рамил Закиров 27 яшьлек энесе вафат булган көнне искә ала

news_top_970_100
«Бер ел синсез...» – Рамил Закиров 27 яшьлек энесе вафат булган көнне искә ала
Социаль челтәрләр

Узган ел җырчы Рамил Закировның 27 яшьлек туганы вакытсыз вафат булган иде. Бүген Рөстәмнең арабыздан китүенә 1 ел тулган. Җырчы социаль челтәрләрдә әлеге көн вакыйгаларын хәтерендә яңарта.

«2022 елның 23 марты… Мин дусларым белән чаңгы шуу курортында ял итәм. Иртән ватсапка: «Яндекс синең кайда икәнеңне күрсәтте», – дигән смс һәм фотолар килеп төшә. «Шаккатмалы!» – дип җавап бирәм дә ялымны дәвам итәм. Ниндидер кызыклы вакыйгалар булганда, Рөстәм белән безнең стандарт аралашу стиле иде бу. Ялым искиткеч үтте: чаңгы, дуслар, хоккей. Тик бер мизгелдә барысы да үзгәрде. 

Чаллыга кергәндә, телефоным шалтырый. Әни. Сәер, мин бит Чаллыда булачагымны әйтмәгән идем… 

Трубканы алам. Әни, бик тә борчулы тавыш белән: «Син кайда? Анда Рөстәмне үтергәннәр. Үтергәннәрме, үлгәнме… Рөстәм башка юк», –  ди миңа. Әнинең нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңламавы сизелеп тора. «Әни, тынычлан. Нинди Рөстәмне?» –  дип сорыйм. «Апаеңны инде», – ди әни, инде тавыш күтәреп. Пауза. «Хәзер кайтам», – дим. 

Дуслар мине Чаллыга кертеп калдыралар. Үзем Рөстәмнең номерын җыям. Алмый. Смс язам, укымый. Башымда әни әйткән варианттан кала миллион уй бөтерелә. 

Мин, үз күзләрем белән күрмичә, аның үлеменә ышанмадым. Хәтта аннары да шикләрем бар иде әле. Вакыт-вакыт, ул күзләрен ачар да елмаеп җибәрер, «бу бит шаярту иде» дип әйтер кебек булды. 

Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Андый очракларда без көчсез. Без бары тик башка дөньяга күчкән туганнарыбыз һәм дусларыбыз рухына дога гына укый алабыз.

Рөстәм минем хәтеремдә һәм йөрәгемдә мәңге яшәр. Һәрвакыт ачык күңелле, ягымлы, яшь булып калыр. Ул – минем Аллаһы Тәгалә үз янына чиратсыз алган кечкенә туганым… Урыны җәннәттә булсын Рөстәмнең… 1 ел синсез», – дип язган Рамил. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100