Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызның ире белән якынлык кыласы килмәсә, нишләргә – Рамил хәзрәт Юныс җавабы

news_top_970_100
Хатын-кызның ире белән якынлык кыласы килмәсә, нишләргә – Рамил хәзрәт Юныс җавабы
Салават Камалетдинов

Рамил хәзрәт Юнысов социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турындагы сорауларга җавап биргән.

«Хатыным минем белән ятакка мине теләмичә ята. Мине һәм якынлык кылуның ләззәтен татырга теләми. Минем хакымны үтәми, мин аның хакын гел үтәргә тырышам», – дип язган бер ир-ат. 

«Бу – хатын-кызның эмоциональ халәте белән бәйле. Теләк хисләр булса гына туа. Бәлки, арагызда аңлашылмаучанлыклар бардыр. Элекке үпкәләр. Эмоциональ контакт юктыр. Үзара мөнәсәбәтләрнең шул ягына игътибар бирергә кирәк. Хатыныгызның җенси теләге сезнекеннән күпкә түбәнрәк булуы да ихтимал», – дип җавап кайтарган аңа хәзрәт. 

«Иремә үпкәләдем. Мине әнисеннән якламый. Ул – чын мөселман, шуңа күрә әнисенә каршы бер сүз дә әйтми. Ләкин монда мин дә бар бит әле», – дип борчулары белән уртаклашкан бер хатын-кыз. 

«Үпкәләү – тискәре хисләрен үзендә калдыра һәм сөйләшә белмәүче бала реакциясе. Тормыш иптәшегезгә барысын да яхшылап аңлатып карагыз. Үзегезнең яклаучыгыз булмауны, бу очракта үзегезгә карата хөрмәт белән каравын теләвегезне әйтегез. Үзара яки кайнанагыз белән тавышланырга кирәк түгел. Бу ситуациянең төбенә төшәргә тырышырга кирәк», – дип киңәш иткән аңа Рамил хәзрәт. 

«Никах яңарту дигән әйбер дөресме ул?» – дигән сорауга дин әһеле: «Озак вакыт бергә яшәмәсәгез, күңелдә шик булса, яңартырга була», – дип язган. 

«Ирем әнисенә гел булыша. Алар белән бергә торабыз. Иремнән көнләшәм кебек», – дигән, хәзрәтнең сәхифәсен карап баручы бер хатын-кыз. «Ирегез әнисеннән аерылмаган. Әни малае. Сезгә бу бик авыр. Әкренләп үз учагыгызны булдырырга кирәк. Әнисенә каты бәрелмәгез, акыллы хатын хикмәт белән эш итә. Теләсә кайсы ирне хуҗа итә, гаилә башлыгы ясый», – дип әйткән аңа хәзрәт. 

Тагын бер хатын-кыз, ире, баласы булуына карамастан, мәктәптәге беренче мәхәббәтен еш искә төшерүе турында язган. Аны ничек онытырга, дип киңәш сораган. 

«Балалык. Үсәргә кирәк.  Өлкән кеше позициясеннән без тирә-ягыбызда булган вакыйгаларга адекват карыйбыз һәм үзебезне аларга лаеклы тотабыз. Реаль ситуацияне кабул итәргә, игътибарны үзегезгә, ирегезгә юнәлтергә. Балалык хисләре, элеккеләр белән яшәргә ярамый. Яшүсмер чордагы хисләр җитмәгәнлеге аңлашыла. Ләкин сез аңа кире кайтсагыз да, хисләрегезне яңартканнан соң, качасыгыз килә башлаячак», – дигән дин әһеле. 

«Иренең вафатыннан соң күпме вакыт узгач тол хатынга икенче тапкыр кияүгә чыгарга ярый?» –  дип тә кызыксынганнар. «4 ай да 10 көн үткәннән соң рөхсәт ителә», – дигән хәзрәт. 

«Ирем белән урамда кулга-кул тотынышып йөрергә, кочаклашырга ярыймы?» – дигән сорауга ул: «Кулга-кул тотынышу – бик матур күренеш. Ләкин кочаклашулар төрлечә була. Үбешүне дә өйдә, үзегез генә булган вакытка калдырыгыз», – дип җавап язган. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100