Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Юныс Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның улына исем кушкан

news_top_970_100
Рамил Юныс Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның улына исем кушкан
Фото: Рамил Юнысның социаль чеклтәрдәге сәхифәсеннән

Бүген Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар улларына исем куштырган. Сабыйга әти-әнисе Алим (Галим) исемен сайлаган.

Балага исемне Рамил хәзрәт Юныс кушкан. «Бүген Ришат Төхвәтуллинның улына исем куштым. Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны һәм аның тормыш иптәше Алияне беренче балалары тууы белән котлыйм. Гаиләсенә һәм балага сәламәтлек, югары сыйфатлар, Аллаһка сыенуын һәм әти-әниләрен хөрмәтләвен телим!» – дип язган хәзрәт социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм бу вакыйгадан фото белән дә уртаклашкан.

«Алим, Галим – гарәп теленнән кергән ир-ат исеме. Тәрҗемәдә ул «бар нәрсәне белүче», «белемле», «галим» дигәнне аңлата», – дип сөйләгән Ришат Төхвәтуллин «Челнинские известия» газетасы журналистына.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 апрель 2024
    Исемсез
    Бәхетле сабый булсын! Тигез канатлы булып үссен! Алим... бик матур, мишәрчә яңгырашлы исем... Безнең күршедә Алимҗан абый бар иде... Кушаматы Аләй иде...😊
  • 17 апрель 2024
    Исемсез
    Галим, Бар нәрсәне белүче, дип без бары тик Аллаһны гына таныйбыз, әйтәбез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100