Рамил хәзрәт Юнысның оныгы туган. Әни булуы турында социаль челтәрләрдә аның кызы Хәдичә хәбәр итә.
«Язгы нәни чәчәгебез, без сине өзелеп көттек», – дип язган кыз бала тапкан бәхетле әни.
Баланың авырлыгы - 3416 грамм, буе - 53 см.
Бу шатлыклы хәбәрне укучылар изге теләкләрен җиткергән: «Котлыйм, сезне! Кызыгызны бәхеттә, шатлыкта үстерергә насыйп булсын».