«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Рамил хәзрәт Юныс кызыклы мәгълүмат белән бүлеште.
«Мин Буа районы Аксу авылында туып-үскәнмен. Кишер Аксуы диләр. Борын-борын заманнардан ук анда кишер үстерәләр, чөнки бәрәңгедән кыйммәтрәк. Аны чәчүнең бер йоласы бар, авыз белән чәчәләр. Авылда аны бөтен кеше чәчә белми. Шул үз эшенең остасы бер-ике апа, бер-ике әби бар. Яз җиткәч аларны чакыралар, безнең авылда аларга эш бик күп була. Кызлар башка районга килен булып китсә дә кишер утырта, әмма башка җирдә Аксуның кишере Аксудагы кебек булып үсми. Аны тикшереп караганнары да бар. Казанда да, башка районнарда да алай үсми ул. Аксу җире, һавасы кирәк.
Ул кишер үстерү бер матур шөгыль дә, авырлыгы да бар. Безнең авыл егете башка районнан килен алырга уйласа, аны сынап карыйлар. «Килен, кишерне сирәкләргә кайт әле», – дип чакыралар. Ә алар үз районындагы кебек ике түтәл кишер дип риза булып кайта. Ә анда 30 сутый җирдә кишер үсә...
Оренбург мамыгыннан бәйләнгән шәлләр бөтен дөньяга танылган бит инде. Оренбургның мамык кәҗәләрен йон алу өчен Кытайда һәм Италиядә үстереп караганнар. Кәҗә үсә, ә йон бирми.
Миңа моны мәзәк итеп «кәҗә аларның теле аңламаган микән әллә» дип тә әйткәннәре бар. Кытайча аңламаганнар имеш.
Әмма аларга Оренбург һавасы һәм суы, болынындагы печән кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Менә шул кирәк Оренбург кәҗәсенә», – дип сөйләде ул.