Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил хәзрәт Юныс: «Сихер Аллаһы Тәгалә иреге белән генә зыян сала ала»

Күңелне тырнап торган сорауга җавап табу өчен хәзер мәчеткә, яисә психологка, яисә кайда да булса барып йөрисе дә түгел. Өйдән чыкмый гына да кызыксындырган сорауга җавап табарга була. Мәсәлән, Рамил хәзрәт Юнысов, дин әһеле буларак кына түгел, психолог кеше буларак та виртуаль дусларының сорауларына бик теләп даими рәвештә җавап бирә.

news_top_970_100
Рамил хәзрәт Юныс: «Сихер Аллаһы Тәгалә иреге белән генә зыян сала ала»
Салават Камалетдинов

Бу юлы Рамил хәзрәткә ир баланы сөннәтләүгә, кайнана һәм килен мөнәсәбәтләренә, кешенең эчке халәтенә һәм тагын бик күп темаларга кагылышлы сораулар биргәннәр. 

Сөннәткә утырту

Хәерле көн, хәзрәт! Баланы сөннәткә бирер өчен яше так сан булырга тиеш, диләр. Бу дөрес сүзме?

Хәерле көн. Дөрес түгел! Җиде көннән алып теләсә кайсы көнне, елны сөннәт ясатсагыз да дөрес булыр.

***

Җәй айларында баланы сөннәткә утырту начар түгелме?

Дин буенча бер гөнаһы да юк. Медицина буенча әйтә алмыйм.

Килен-каенана

Иремнең әнисе мине кабул итә алмый. Безнең гаиләбезгә каршы. Миңа үземне ничек тотарга?

Мөгаен, сезнең ирегез психологик яктан әнисеннән әле аерылмагандыр. Аңа туып-үскән гаиләсе белән үзе корган гаилә арасында чикләр урнаштырырга кирәк. Сезнең гаилә бар һәм аның әти-әнисе гаиләсе бар. (Мөһим сорау: кайнанагызның үз гаиләсе бармы, бәхетлеме ул анда?)

Шуны аңларга кирәк: сез дә, кайнанагыз да бер үк кешене яратасыз. Ләкин икегез ике позициядән. Ул – әни кеше, ә сез хатыны буларак. Моның өчен көнләшергә, бигрәк тә көрәшергә кирәк түгел. Сез үзегезнең ирегез өчен кайнанагызга рәхмәтле була, хөрмәт белән карый аласыз.

***

Кайнанам намаз да укый, сихер белән дә шөгыльләнә. Без ирем белән аерылсын өчен барысын да эшли. Бу хәлдә нишләргә?

Беренчедән, сихер белән шөгыльләнә дип гаепләү җиңел, аны дәлилләргә дә кирәк. Икенчедән, сихер Аллаһы Тәгалә иреге белән генә зыян китерә ала. Сез бер-берегезне яратасыз икән, ирегез гаилә чикләрен булдырырга тиеш. Әнисенә сезнең ул сайлаган яр булуын әйтергә, сезне якларга тиеш ул. Шул ук вакытта әнисе белән дә араларны өзмәскә, суытмаска бурычлы.

Намаз

Хөрмәтле хәзрәт! Үзем намазда. Әлхәмдүлилләһ! Хатынны ничегрәк үгетләргә?

Аның берничә юлы бар. Сабырлык. Хикмәт. Матур вәгазь. Яхшы үрнәк. Иң мөһиме – ачуланма, үпкәләмә, кычкырма. Яратып, хөрмәт итеп башкарсаң, хатының күңеле белән кабул итәчәк.

Үпкәләү

Үткәндәге үпкәләрне ничек итеп онытырга, кичерергә?

Аларны эшкәртергә кирәк. Ситуацияне кабул итәргә. Үпкә хисләренең башлангычын табарга. Үпкә ул тумышы белән балачакныкы. Кайбер хәлләргә безнең балалык өлешебез шулай үпкәләп җавап бирә. Ә без инде олы кешеләр, димәк, үз-үзебезне аңларга, эмоцияләребезне контрольдә тота белергә тиешбез. Бу үзенә күрә бер юл. Үз-үзең белән эшләү. Психолог белән тизрәк булачак, әлбәттә.

***

Еш кына иремә үпкәлим. Мин аннан бер әйбер көтәм, ә ул икенче төрле эшли. Мин үземчә булуын телим. Аның бар нәрсәгә карашы башкача, миңа моны кабул итүе авыр.

Сез килеп туган хәлләргә үзегезнең мөнәсәбәтегезне үзгәртәсе урынга, башка бер кешене үзгәртергә телисез. Ничек кенә баналь яңгырамасын, иң беренче чиратта, барысы да үзегездән башлана. Башка кешеләр безнең күзаллауларга яраклашырга, безнең күрсәтмәләрне үтәргә тиеш түгел. Үпкәләү – ул балачактан килә торган манипуляция алымы. Күрәсең, сез кечкенә чагыгызда әти-әниегезгә үпкәләп, шул рәвешле үз дигәнегезгә ирешә торган булгансыз. Үсәргә, килеп туган хәлләргә олы кеше күзлегеннән карарга, аңлашырга өйрәнергә кирәк.

Догалар

Рамил хәзрәт, нигә догалар кабул ителми? Моның өчен нәрсә өстендә эшләргә?

Яки сез сораган әйбер әлегә сезгә хәерле түгел. Яки ихласлыгыгыз җитми. Яки гөнаһлардан тәүбә итмәгәнсез. Догалар кабул булган вакытларда сорап карагыз.

Төшләр

Күргән төшләр гел чынга ашып бара, ярты елга кадәр шулай сузылды. Төшкә ышану дөресме?

Дөрес, тик кайберләре шайтаннан булырга мөмкин. Сак булыгыз.

Корбан чалу

Хөрмәтле хәзрәт, туачак балага атап Корбанда бәрән чалырга ярыймы?

Юк.

Мәһәр

Яшь, гөнаһсыз кыз балага нинди мәһәр бирелергә тиеш?

Безнең динебездә мәһәргә карата чикләр куелмаган. Коръәндә хәтта мәһәр итеп алтын кисәкләре бирергә дә рөхсәт ителгән. Бу кияү өчен дә, кәләш өчен дә бик нәзберек бер сынау: кияү сайлап алган ярын никадәр ярата, хөрмәт итә; ә кәләш ничек итеп бу мәсьәләгә рациональ карый һәм үзен никадәр бәяли бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100