Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Хәйретдинов авырып киткән әнисе өчен борчыла: «Шифа теләп, догадан калдырмагыз»

news_top_970_100
Рамил Хәйретдинов авырып киткән әнисе өчен борчыла: «Шифа теләп, догадан калдырмагыз»
Социаль челтәрләр

Җырчы, алып баручы Рамил Хәйретдиновның әнисе бик каты авырып киткән. Артист якын кешесенең могҗиза белән генә исән калуы хакында яза, «подписчик»ларыннан әнисе өчен дога кылуларын үтенә.

«2 ай элек, Яңа ел алдыннан, көтмәгәндә-уйламаганда, әнием бик авыр хәлдә хастаханәгә ятты… Дөнья артыннан куып, йөгереп-чабып йөргән тормышыбыз икегә бүленде. Инде өмет юк дигәндә, барлык хәзрәтләр, шәкертләрдән: «Әнием өчен дога кылыгыз әле», – дип сорагач, 20 ел элек безгә дин сабакларын өйрәткән хөрмәтле Фатих хәзрәтебез үзе хаҗдан: «Барлык хаҗилар белән бергә әниең өчен Кәгъбәтулла каршында дога кылабыз», – дип язгач, өмет уянды. Аллаһка шөкер, авыр чакта дусларым, туганнарым, дәрәҗәле абзыйлар бөтен яклап ярдәм кулын сузды, барысына чиксез рәхмәт. Аерым зур рәхмәт барлык медицина хезмәткәрләренә. Алар – чын герой.

Дәвалану дәвам итә, иң куркынычы инде артта калды, дип өметләнәбез. Сез дә Гарәфетдин кызы Резидә әниемә шифа теләп, догадан калдырмагыз», – дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100