Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Хәйретдинов өйләндереп куюлары турында: «Рамилә әнисе белән туй көнен билгеләгән»

news_top_970_100
Рамил Хәйретдинов өйләндереп куюлары турында: «Рамилә әнисе белән туй көнен билгеләгән»
социаль челтәрләр

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның гаилә корып яши башлаганнарына 14 ел тулган. Татар эстрадасында хатыны иренә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган бер генә пар: Гөлназ – Илсур Шәрипҗановларны белә идек, баксаң, Хәйретдиновларда да өйләнү тарихы аларныкына охшашрак булган икән.

«Камыт кигәнемә 14 ел – агат туй.

2010 елның май аенда Камал театры тирәсендә йөргәндә, Рамилә миннән: «Кайчан өйләнергә җыенасың?» – дип сорады. «2-3 елдан, укуны тәмамлагач. Бәлки, алай ук сузмам да», – дип җавап кайтарган идем. Ә Рамилә апалары һәм әнисе белән шул ук кичне туй көнен билгеләгән. Миңа оештырасы гына калды. «Бәлки, сузмамын» дигәнне Рамилә тәкъдим ясау дип кабул иткән булган икән. Күргәнегезчә, Рамилә елдан-ел яшәрә, матурая, ә мин картаям», – дип сөйли Рамил бу хакта.

«Димәк, өйләнергә насыйп вакытыгыз шул вакытта булган. 5 ел элек безнең балаларның никахын алып барган идегез. Шуннан бирле бер дә үзгәрмәгәнсез», – дип мактыйлар һәм хәерле, озын гомерләр телиләр Хәйретдиновларга.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100