Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Хәйретдинов: «Әтием башта Рамиләгә өйләнүемә каршы иде»

Рамил интервью башында: «Мин синең кияүгә чыгуыңны, бала табуыңны көттем. Бераз сүрелгәч, интервью бирәм, дигән идем», - диде. Кызык, сүрелдем микән?..

news_top_970_100
Рамил Хәйретдинов: «Әтием башта Рамиләгә өйләнүемә каршы иде»

«Бер урында гына утыра алмыйм мин»

Рамил, аңлавымча, иҗат синең төп эшең түгел?

Әйе, газ өлкәсендә эшлим. Әмма, чыгыш ясарга кирәк икән, яки берәр төрле мәҗлес алып барасы булса, мине җибәрәләр.

Иҗат сиңа тиешле керем бирми?

Артист кына булып акча эшләүчеләрне хурламыйм. Булдыралар икән, әлеге өлкә аларга кирәкле күләмдә акча бирә икән, мактыйм гына. Тормышта нәрсә генә булса да, иҗат үземне һәм гаиләмне ашатачак дип ышанасың икән – бары алга гына. Ә менә миндә андый ышаныч юк. Артист булып та, акча керә ул, әмма төп эш ул авыр чакларда сине коткара.

Артистлыкны төп эш итү максаты, ә бәлки, хыялы юкмы синдә?

Юк, хәтта мәктәптә укыганда ук көндез төп эшемә барып, кичләрен Камал театры сәхнәсендә спектакльдә уйнаячакмын дип хыяллана идем. Нәкъ менә артист буласым килә иде. Әле мәктәп чорында җырчы булу уемда да юк иде. Хатыным Рамилә белән үзебезне профессиональ җырчылар рәтенә кертмибез дә.

Үз мөмкинлекләрегезгә адекват бәя бирәсез икән.

Без иҗади гаилә, алып бару ягыбыз яхшы безнең. Мәсәлән, үз концертыбызны куеп, кассага гына эшләп, зал җыя алмаячагыбызны да аңлыйбыз.

Ә үзем мин мәктәп чорыннан театрга тартылдым. Музыка мәктәпләренә йөрү мөмкинлеге булса да, театр мәктәбен сайладым. Иң беренче тапкыр үткәрелгән «Татар егете» бәйгесендә катнаштым. Биредә җырларга кирәк икән! Ришат Әхмәдуллин (Камал театры артисты – авт.), Данис Закиров (җырчы, хәзер аранжировкалар ясау белән шөгыльләнә – авт.) катнашты ул елны. Шушы профессиональ артистларны узып дип әйтимме соң инде, беренче урын алдым.

Нигә беренче урын алганыңны аңлаттылармы соң?

– Алар бит инде формалашкан артистлар иде. Оештыручылар аларны бернәрсәгә дә өйрәтә дә алмый иде. Менә шушы бәйгедән соң кая укырга керергә икән, дип уйландым. Хәлил абый Мәхмүтов, урыны оҗмахта булсын, мине театр дөньясында күрә иде, тик: «Артистларның акчалары юк, ә синең укуың яхшы, мөмкинлекләрең бар, башка юнәлешне сайла», – диде.

«Бирегез мәйдан!» дигән бәйге үтә иде ул елларда. Телевизион проект форматында үтә иде. Фәрит Бикчәнтаев, Илдар Хәйруллин, Чулпан Закирова кебек үз эшләренең осталары безне укыталар иде. Нәкъ менә шушы бәйгеләр артист буласы килүемне тагы да арттырды.

Журналист уйланулары: хәзер ник юк икән ул бәйгеләр? Үсеп килүче буында кызыксыну уятып, чыннан да үз өлкәләрендә профессиональ булган белгечләрдән дәресләр, мастер-класслар үткәрсәләр, яхшы булыр иде. Бәлки, шушы чаралар ярдәмендә яшьләр арасыннан татар мәдәниятенең киләчәге була алырдай талантларны барлап булыр иде.

Син театрда барыбер эшләмәдең бугай?

Юк, халык театры бәйгесендә җиңеп, Камалның профессиональ артистлары белән «Зәңгәр шәл» спектаклендә Галәви ролен башкардым. Тик шулай да минем бары тик театрда гына эшләргә теләгем булмады. Күпкырлылык яклы мин. Эш акчада гына да түгел. Бер урында гына утыра алмыйм мин. Төп эшемдә биш көнлек эш графигы, тик, әйтәм бит, кирәк булса, китеп тора алам. Без хуҗа белән яхшы мөнәсәбәттә. Өстәвенә төп эшем дә иҗат белән бәйле.

«Мин әйтәм, моны ычкындырырга ярамый»

Син тумышың белән Казанныкы, шулай бит?

Әйе, мин Казан егете. Укып бетергәч, Мәскәүгә күчәргә мөмкинлекләр, төрле тәкъдимнәр булса да, Казанны сайладым. Әле дә үкенмим. Әти дә вакытында я Казанда калу, я Новоульяновскка күчеп, баерак булу сайлавы алдында калган булган. Әтинең туганы бер ширкәтнең җитәкчесе иде, аңа шунда эш тәкъдим иттеләр, тик әти башкалада яшәргә һәм минем татар мохитендә тәрбияләнүене теләгән. Сыйныфташларымның күбесе Мәскәүдә.

Син гаиләдә үзең генә?

Бер генә малай мин, әйе. Үскәндә авыррак иде инде: гел үзем, гел үзем. Ә икенче яктан уйласам: үзем генә булмасам, вакыт ягыннан да, акча ягыннан да әти-әниләр гел миңа гына барысын да бирә алмаслар иде. Менә хатыным Рамиләнең ике бертуган апасы һәм Рамил исемле игезәк сыңары бар. Вәт алар дус! Кайберәүләр: «И, сез кыланасыз», - диләр. Хәтта мин дә танышкан вакытларда аларның шулкадәр бердәм булуыннан шикләнә идем. Ю-к, алар шуның кадәр терәк бер-берсенә. Үзара мөнәсәбәтләренең шундый булуында Роза әнинең, ягъни «тещаның» роле зур. Ыгы-зыгы килеп чыкса, ул аларны тиз арада берләштереп куя.

Алар сине кияү буларак ничек кабул итте соң?

Мин үз-үземә: «Хатыным чибәр булырга тиеш. Өйләнеп, башка кызларга сокланып йөрерлек булмасын», – дип гел әйтә идем. Рамилә белән танышканда миңа 19 яшь иде. «Сразы» гашыйк булдым, мин әйтәм, моны ычкындырырга ярамый. Баксаң, мин аннан дүрт яшькә кечерәк икән. Ул: «Бәләкәй бит син, маңка малай», – дигән иде. Ә минем беркайчан да үземнән кечерәк кызлар белән аралашкан юк иде, гел миннән өлкәннәргә тартылдым. Ә Рамиләнең бер теләге булган – ул Казан егетенә кияүгә чыгарга хыялланган. Һәм егетенең дә озын буйлы булуын теләгән. Кыскасы, туры килдем мин аңа. Әле туй көнне дә шундый кызу иде. Мин әйтәм, Буага кайтып йөрмик, апаларыңнан гына килеп алырбыз, дидем. Рамилә: «Юк, Казаннан кайтып алдылар, дисеннәр, күрсеннәр», – дигән иде.

Син 19да өйләндең, димәк?

Әйе, баш айдан соң өйләнештек. Балага узган, диделәр инде. Юк, мин аны яраттым бит, югалтырмын дип курыктым. Әти бераз каршы килде инде. Әтинең өч абыйсы бар. Шушы өч абыйның уллары әле өйләнмәгән иде, ә мин 19да гаилә корам, имеш. Алар, шалтыратып, акыл өйрәтә башлады. Барыбер өйләнештек. Хәзер әтием шатланып туя алмый, алар Рамилә белән җан дуслар. Рамилә әти-әнием белән яшәргә каршы булмаса да, мин аерым яшәргә теләдем. Эшкә кердем, әкрен-әкрен генә тормыш көтә башладык.

Карале, 23 яшь әз түгел. Рамиләнең сиңа кадәр җитди мөнәсәбәтләре булмаган түгелдер.

Рамиләне әтисе белән әнисе яхшы тәрбияләгән. Ул озакка кадәр кич чыкмаган. Казанга күчкәч, апасы белән җизнәсе дә артык «ычкындырмаган». Баҗай: «Синең өчен саклап тоттым», – дия инде.

Баҗайлар белән ничек?

Алар мине энеләре кебек кабул итте. Берәр проблема килеп чыкса, аларга шалтыратам. «Тагын нәрсәдер булган инде...» – ди алар шаяртып.

Алардан акча сорап торганың бармы?

Юк.

Ә аларның – синнән?

Бар, ярдәм итәм.

Син мактанчыкмы?

Белмим. Нәрсәм белән мактаныйм инде?

Мәсәлән, кайбер җырчылар, махсус машиналарының маркаларын күрсәтеп, «сторис» төшерә.

Бер әйтем бар, исерек айнымасын, хәерче баемасын. Без бай түгел, Аллаһка шөкер, барысына да җитә. Кредитларыбыз юк. Рамиләнең рәсми эше юк. Аның үз кечкенә бизнесы бар. Дөресрәге, шул банкетларда, концертларда эшлибез.

«Милләт, милләт, ачуым килмәгәе»

Ике балагыз бар.

Әйе, кызыбызга – 10, улыбызга 7 яшь. Кызым миңа ошаган, анда артистизм да бар. Аның барлык кыланмышлары минеке.

Синең нинди кыланмышларың бар соң?

Мин – «паникер». Әгәр берәр ни мин теләгәнче бармаса, ачуым чыга. Тупой кешеләрне яратмыйм! Ап-аек, сау-сәламәт килеш «тупить» иткәннәрне аңламыйм мин. Тормозлар.

Балалар татарча сөйләшәме?

И-и, без татарлар, ди бер депутат. Көрәшергә кирәк, ди. Оныгы ниндидер бер матурлык бәйгесендә җиңде дә, ТНВ аннан интервью алды. Татарның бөеге, ачуым килмәгәе, депутаты – оныгы бер татарча сүз әйтә алсын!.. Оят! Татар кешесе – ул әби-бабасы татар булган кеше түгел, ә оныклары татар булган кеше. Теге татар теле белән бәйле утырыш булганда, трибунага чыгып, ни бер депутат бер бөртек каршы сүз әйтсен. Кал син эшсез, ярар, тик татар халкы алдында горур йөзең сакланыр.

Балаларым татарча белә. Тик улым, татар балалар бакчасына йөреп тә, Салаваттан Сашкага әйләнеп кайтты. Җәмгыятебез шундый. Әмма балаларның телебезне белүе өчен мин җавап бирәм. Бер-ике татар мәктәпләре бар әле Казанда. Менә шуларның берсендә – 18 татар гимназиясендә кызыбыз дүртенче сыйныфта укый, улыбыз да шунда быел 1 сыйныфка барачак.

Син сөйләгән депутат кем соң?

Әйтмим, син аны үзең дә беләсең.

«Иманын көйдердем тегенең...»

Рамиләгә егетләр, ир-атлар язамы?

Язалар, күрешүләр тәкъдим итәләр. Рамилә кызыбызны тапканчы, бик көнчел идем. Аннан соң көнләшүем кимеде. Үз хатыныма ышанам мин. Хәтта үземә дә аның кадәр ышанмыймдыр. Ә бу язуларга мин сөенәм генә: димәк, хатыным «в тонусе». Минемчә, артистлар арасында Рамилә чибәр артистлар арасында «топ-5»кә керә. Җүләр хатынын мактар, диләр, тик бу минем фикерем. Килешерсең, сәхнә ул матурлыкны ярата.

Рамиләнең өч сиңа ошамаган ягын әйт әле.

Йокларга ярата ул. Мәсәлән, безне иртән озата да, аннан соң обедка кадәр йоклый. Күпме шалтыратсаң да, телефонын ишетми, җавап бирми. Теге мәктәптәге атыш булды бит, шуннан соң берничә тапкыр бомба дип балаларны тиз арада мәктәп китүне сорап укытучылар шалтыратты. Мин мөһим җыелышта идем, укытучы: «Балаларны алып китегез», – ди. Рамиләгә шалтыратам да шалтыратам, алмый! Безнең кыз гына калган мәктәптә. Җыелыштан китәргә туры килде инде. Рамилә уянганда, мин баланы барып алган идем. Ох, иманын көйдердем тегенең.

Икенчесе?..

Телефонын алмый ул. Йоклаганда гына түгел, ә күрми, сизми. Өченче ягы – ул гел өйдә җыештыра. Өйне чиста, пөхтә тотуы – әйбәт, тик кайчак ачуымны китерә. Төнге унбердә идән юарга тотынырга мөмкин.

Сезнең Рамилә белән уртак ягыгыз бар – сез икегез дә кәнфитләнмисез. Син дә бит заманында президент ярдәмчесе булган кешегә тавыклар турында сорау биргәнсең, ул да бу кеше зур түрә дип, ялагайланып тормый.

Еш әйткәләшәсезме?

Көненә кимендә 2-3 тапкыр. Без талашканны кырыйдан карап торучы болар аерылышырлар инде дип уйларга мөмкин. Ике минут узгач, давыл тына, икәүләп утырып чәй эчәбез. Аннан соң безнең кеше алдында кочаклашып-үбешеп торганыбыз булмады. Без хәтта кеше арасында култыклашмыйбыз да.

Сезнең гаиләдә кем балалар тәрбиясе өчен җавап бирә?

100 процент Рамилә. Балалар миннән курка. Әмма нидер сатып алу кирәк булса, алар миңа мөрәҗәгать итә. Мин саран түгел, тик юк-барга акча исраф итмим.

Тагын бәби алып кайтырга уйлыйсызмы?

Бу арада Рамиләнең дә әйткәне бар. Күп танышлар да: «Алып кайтыгыз тагын берне. Картаймыш көннәрегездә ике бала гына алып кайтканга үкенерсез», - диләр. Аллаһ кушса, нияттә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100