Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Төхвәтуллин укучыларга «Я – русский» дип кычкырырга кушу фактын тикшерүне сорый

news_top_970_100
Рамил Төхвәтуллин укучыларга «Я – русский» дип кычкырырга кушу фактын тикшерүне сорый

Бүген мессенджерларда видеоролик таралды. Анда мәктәпнең актлар залына охшаган бүлмәдә бер ханым укучылар белән чарага әзерлек алып бара. Укытучы Шаманның «Я – русский» җыры яңгыраганда кулларын күтәрергә һәм «Я – русский» дип кабатларга куша. «Телеграм» каналлар язуынча, бу вакыйга 23 февральгә әзерлек вакытында булган.

Укытучы, яки башка педагогик хезмәткәр моны «Сез – Россия Федерациясе гражданнары» дип аңлата. Аннары кулларын күтәрмәгән яки ханымның сүзен тыңламаганнарга «сез нәрсә, руслар түгел мәллә?» дип дәгъва белдерә. «Мин аңлыйм кемнеңдер рус булмавын, әмма гражданнармы, юкмы? Юкмы? Алайса тиз арада эмиграциягә!» – ди. Шулай ук «Монда патриотлар азмы әллә?» – дип тә укучыларны шелтәли. «Кулларны югары күтәрегез! Югарыга –НАТОга булырга тиеш», – дип тә өсти. 

Укучылар арасында хиҗаплы кыз да күренә.

Матбугат чаралары, бу – «Ферма-2»да урнашкан, «Перспектива» дип аталган 186нчы лицейда булган, ди. Интернеттагы фотоларга анализ ясагач, моның чыннан да шушы уку йорты икәнен аңларга була – лицейның актлар залы фотолары видеодагы актлар залы белән тәңгәл. Уку йортының директоры – Азат Җамелетдинов. Мәгариф һәм фән министрлыгы да, шәһәрнең мәгариф идарәсе дә, уку йорты да әлегә бернинди шәрехләмә дә бирмәде.

Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, бу фактны тикшерүне сорап, мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинга мөрәҗәгать иткән. Ул бу күренешкә хокукый бәя бирүне сорый. 

Рамил Төхвәтуллин «Интертат»ка әйтүенчә, аңа бу видео кичә Мәскәүдәге танышыннан килеп ирешкән. «Гомумән, бу әйбер күп милләтле республикада ни дәрәҗәдә мөмкин? Мин шаккатам безнең республикада булуына. Укытучымы ул, сәнгать җитәкчесеме – сүзләрен ишеткәнсездер. «Кем кул күтәрми, кем патриот түгел – читкә китегез, һиҗрәткә китегез…» Бу – бөтен кешене борчырга тиеш. Бу – ватанпәрвәрлекне тәрбияли торган чара түгел. Бу – ватанпәрвәрлекнең патологик ягы. Бу трендка әйләнмәсен. Мин аларга сорау бирдем, һәм аңа башка органнар хокукый бәяләмә бирергә тиеш. Бу – милли үзаңга кагыла торган четерекле мәсьәлә», – диде Рамил Төхвәтуллин «Интертат»ка.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 март 2023
    Исемсез
    ӘстәгфирулЛаһ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100