Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәповның яңа бизнесы: кошларны «фатир»га кертә, чәч ала, күз тиюдән өшкерә

Юморист кошларга ясаган оясын, төзелеш эшләрен башлаганын видеога төшергән.

news_top_970_100
Рамил Шәрәповның яңа бизнесы: кошларны «фатир»га кертә, чәч ала, күз тиюдән өшкерә
Владимир Васильев

Юмор остасы Рамил Шәрәпов үзизоляциядә утырып, бизнесның ниндиен генә ачып карамады инде. Ул көн саен яңа видеолар куя.

Чираттагы видеода ул кошларга оя ясавын, әмма сыерчыкларны ояга бушлай кертергә җыенмавын әйтә. Бәясен дә язып куйган — 10 мең сум.

«Мин хәзер эшсез. Сыерчыкларга рәхәт, аларны полиция туктатмый. Хатын, биш оя ясап куям, гөрләтеп яшибез. Сыерчыклар киткәч, 5 мең сумга чыпчыкларны кертәм», — дип сөйли ул.

«Соңлагансың, алар бушлай ояларга урнашты инде»;

«Айлык түләүләрне дә түләсеннәр»;

«Сыерчыклар акчага сайрый башлый икән»;

«Сыерчыклар урнашты инде, чыпчыкларга бирсәң генә», - дип комментарий калдырган инстачылар.

Юмор остасы икенче видеода кирпечтән нәрсәдер төзергә тотынган. Видеога төшерүче хатыны: «Яңа мунча саласыңмы әллә?» — дип сорый.

«Нинди мунча? Бу карантинда ике еллык юынып куйдым инде. Бөтен кешенең чәче үсеп бетте, монда чәчтарашханә булачак, ә монда күз тиюдән өшкерәчәкмен», - дип җавап бирә Рамил Шәрәпов.

Артистның виртуаль дуслары: «Акча салырга капчык тегимме?» — дип шаярткан. Икенчесе исә «зурракны тек», дип җавап биргән. Өченчесе «мине акча чутларга ал әле», дип комментарий калдырган.

Бүгенге катлаулы вазгыятьтә күңелләрен күтәрүче Рамилне халык «антистресс» дип атаган. «Артык баеп китмә, салымы күп булыр», - дип кайгырткан берәү. «Синнән бизнесмен чыгачак», — дип үсендергән икенчесе.

«Менә, ичмасам, Шәрәпов, машинасы, дөньясы һәм ашаган ризыгы белән дә мактанмый. Безне көлдерә, күңелне күтәрә», - дип шатланучы да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100