Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәповка бер әби: «Җәвит кебек булу өчен борының «слабый…»

Җәвит Шакировның юбилее уңаеннан Рамил Шәрәпов аңа багышлап шигырь чыгарган.

news_top_970_100
Рамил Шәрәповка бер әби: «Җәвит кебек булу өчен борының «слабый…»
Рамил Шәрәповның Инстаграм битеннән

Заманында Рамил Җәвит Шакировка пародия күрсәтеп йөргән булган һәм моның өчен аңа шактый гына эләккән дә. «Җәвит кебек булыр өчен борының «слабый», — дигән аңа бер әби. Янәсе, сиңа Җәвит булырга әле!

Менә шул ничә еллар «кайнап» йөргәннәрен хәзер җыеп рифмага салган Рамил. «Җәвит абыйның юбилей кичәсендә рәхәтләнеп чыгыш ясадым, истәлеккә шарж да бүләк иттем», — дип язган ул истаграмда. Ә шигыре болайрак килеп чыккан:

Минем мыек мамык булып,

Баш кына төрткән чакта,

Җәвит абый всех «поджарил»

Юмор дигән учакта.

Әлегедәй күз алдымда —

Сәхнәгә чыгып басып,

Ялт-йолт карап тора иде

Зур итеп авыз ачып.

Ни хәл итәргә белмәде

Ул килешкә халык та.

Җәвит чыга дип әйтсәләр,

Әле дә күмә алкышка.

Әле тагын «как не стыдно»

Җырлый да белә үзе.

Җырлаганда да һаман шул:

«Дёргаться» итә күзе.

 

Карап-карап тордым да мин,

Я его хуже что ли?

Өйрәндем бит иелеп басып,

Залга карарга тәки.

 

Бер заманны минем янга

Залдан бер амбал менеп.

«Защемило спину» диеп,

Китте арканы төеп.

 

Күп эләкте ул кәнсирттә,

Ахырдан әби килде:

«Җәвит кебек булыр өчен

Борының «слабый», — диде.

 

Шуннан бирле кергәнем юк

Шакиров образына.

60 ел буе үстергән

Борыны гына ни тора!

 

Рамилнең әлеге иҗат җимешен укып инстадуслары смайликлар ярдәмендә көлгәннәр һәм алкышлаганнар. Җәвит Шакировка исә, туган көне белән котлап, изге теләкләрен юллаганнар.

«Икегез дә талантлы артистлар сез!»

«Җәвит әфәнде булдыра. Син дә калышмыйсың, Рамил! Алтмыш яшеңә китап чыгаруыңны көтеп калабыз, »

«Шәп булган! Җәвит абыйга алтмышны бирмәссең, яшьрәк күренә, »

«Между прочем», сез бер-берегезгә охшагансыз», — ише комментарийлар да язганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100