Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов үзе кадәр җәен балыгы тоткан

Артист, Нократ яр буенда балык тотып, дүрт көнлек ял оештырган.

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов үзе кадәр җәен балыгы тоткан
Владимир Васильев

Артист Рамил Шәрәпов үзе кадәр җәен балыгы тоткан. «4 көн ялыбыз шуның белән тәмам. Рәхәтләндек… Бүген иртәнге, төшке һәм кичке ашка бары тик җәен генә булачак. Авырлыгы буенча миннән 250 граммга гына авыррак», — дип яза ул инстаграмга.

«Ай, маладис, Шәрәпҗан», — дип мактаган Рамилнең инстаграм образын искә төшереп Ләйлә Дәүләтова.

«Не волнавайте Шәрәпҗан, ул бик зур балык тоткан»;

«Карантин да куркыныч түгел хәзер Рамилгә»;

«Абау, бик зур балык булган. Минем ирем күпме балыкка йөреп тә мондыйны эләктергәне юк»;

«Көлдерден, Шәрәпҗан. Иртәдән бирле авыз-борын салынган иде. Авыз ачылды да шул килеш сиңа язып утырам. Шул балыктан бер чеметем авыз итәсе килеп китте», — дигәннәр.

Кайберәүләр Рамилнең шундый зур балыкны үзе эләктерүенә ышанмаган. «Фотога төшәргә генә алып торгансыңдыр», — дип язганнар.

Бер инстачы Рамилгә су асты ауы белән шөгыльләнә башларга тәкъдим иткән. «Мин үзем Төркиядә кызыксына башлаган идем. Бик шәп нәрсә. Тиздән Замбиядә крокодиллар аулый башлыйм», — дигән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100