Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов үзәгенә тигән сүз турында әйтте

Юмор остасына балачактан бирле «булмас» сүзен ишетергә туры килә икән.

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов үзәгенә тигән сүз турында әйтте
«Татар-информ» архивы

Юмор остасы, Шәрәпҗан образын тудырган Рамил Шәрәпов инстаграмда үз битендә күңелен «бушаткан». Бактың исә аны балачактан «булмас» сүзе озатып килә икән. Ә артист күңелен төшерми, нәкъ шул сүз аны алга барырга этәрә икән.

«Кибеткә кердем, әйбер алып ятканда бер абзый керде кибеткә. Таныды инде бу мине. Хәл-әхвәлләр белешкән булды. Сүз барышында: «И-и, Рамил, синең эшең эшмени инде ул! Сәхнәдә сикереп йөрисең, көрәк күтәрәсең юк бит!» — диде. «Абый, мин көрәген дә күтәрә алам, ә син минем эшне эшли аласыңмы соң?» — дидем аңа җавап итеп. «Көрәк күтәрәм дигән буласың, булмас синнән!» — дип куйды бу тагын.

Әлеге «булмас» дигән сүз шушы постны язарга этәрде.

Туганнан бирле ишетәм ул сүзне. Балачакта күңел төшенкелегендә йөргән чакларым булды. Бала вакытта берәр җирең башкаларныкы кебек булмаса, шуннан көлсәләр, бик авыр бит инде ул, үз эчеңә бикләнә башлыйсың. Ну минем ул вакытта колак иде инде. Бөтен урам малайлары көлә. Хәтта өлкәннәр дә «поши колак» дип үрти иде. Мин шул вакытта үземне юатып, «кечерәя әле ул» дип куя идем. Анда да «булмас!» дияләр иде.

Мәктәптә укыганда да ишетергә туры килде ул сүзне. «Үскәч, шулай-шулай булам әле», - дигәч, «Булмас!» - дияләр иде.

Театр училищесына укырга кердем. Яшьтәшләремнең барысы да төс-биткә матур, озын буйлылар. Һәм шулар янына мин килеп чыктым. Буй бәләкәй. Кыяфәт тә аның кадәр түгел. Колак зур. Әти-әнине дә театр училищесына чакырганнар иде хәтта. Имеш, артист озын буйлы булырга тиеш, минеке кечкенә. Миннән артист чыгачагына ышанып бетми иде кайбер укытучылар: «Булмас!» - диделәр. Шуңа миңа артык игътибар да бирмәделәр.

Театрда да эшләп алдым. Аннан китәргә туры килде. Анда да: «Булмас синнән, бетәчәксең», - дип әйтүчеләр булды.

Әлеге сүз шушы көнгә кадәр алга барырга этәргеч бирә. «Булмас”ны ишетеп үсүемә карап, югалып калмадым. Максатларыма тугры калып, алга барам! Иҗат юлым, яраткан тамашачым бар! Аллага шөкер, мин артист!

Башкаларга да киңәш итеп шуны әйтәсе килә: кеше сүзен тыңларга кирәкми. Үзеңә ышанырга һәм үз өстеңдә эшләп, максат-хыялларыңа таба барырга кирәк!

Никулинның да шундый сүзләре бар, бик ошый ул миңа: кешегә үч итәргә, нәрсәдер исбатларга тырышма. Просто бәхетле бул! Көнчеләр синең бәхетле булуыңны күреп, үзләре янып бетәчәк!» — дип күңелен бушаткан юмор остасы.

Рамил Шәрәповның тамашачылары аның белән килешкән һәм артистны «Булдырасың!» дип канатландырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100