news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов ун көнлек май ялларына багышланган видео төшергән

Юмор остасы Путинның юмарт булуы турында язган.

news_top
Рамил Шәрәпов ун көнлек май ялларына багышланган видео төшергән
Владимир Васильев

Юмор остасы Рамил Шәрәпов көн үзәгендәге ун көнлек май яллары турында видео төшергән.

Видеода ул агач ботагы белән «балык тотып» утыра. Шул арада хатыны килеп җитә.

Син эшләргә яки ял итәргә кайттыңмы?

Хатын, шаулама, чиртә.

Бу ботагыңа нинди балык эләксен?

Блютуз аша тотам мин аны.

Ә блютузың тотмаса?..

Туйдырдың син. Гел бакча эше. Әнә Путин 10 көн ял бирә, тәгәри-тәгәри эшләрсең. Ник балык булмагансың икән син, аквариумнан да чыгармас идем. Яшәр идем тынычлыкта. Әйдә кайтабыз. Менә сиңа көрәк сабы», — дип сөйләнә ул кулындагы ботакны күтәреп.

Актуаль видео халыкның күңелен күтәргән. Шулай икәнен алар язган комментарийлар дәлилли. «Каян гына уйлап бетерәсез», — дип шакката инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар