Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов әтисе алдында утырган вакытын күрсәтте

Артист әтисенең таләпчән булуы турында язган.

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов әтисе алдында утырган вакытын күрсәтте
https://www.instagram.com/sharapovramil/

Юмор остасы, Шәрәпҗан образын тудырган Рамил Шәрәповның әтисенә 57 яшь тулган. Шул уңайдан артист әтисе белән бергә төшкән фотоларын күрсәтте.

«Мәктәптә «өчле» алсам, миңа хана иде. Әти бик таләпчән кеше. «Өчле» алган көннәрне мәктәпне әллә каян ерактан урап кайта идем. Бөтенесе белән исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен белешеп… (беләмме ул кешене, белмимме). Өйгә кергәндә тагын ярты сәгатьләп эт белән сөйләшеп торам. Керү белән әти көндәлекне сорый иде. Көндәлек сорамый калган бер көне дә булмады аның. Андагы «өчле»не күрсә, көндәлеккә җан керә, бүлмәдән бүлмәгә очып йөри иде.

5 класста укыганда тарихтан чиреккә «өчле» чыкты. Бетте баш! Каникуллар башланды. Җәй буе кулдан тарих китабы төшмәде. Әти һәр көн укыганны тикшерә иде.

Укулар башлангач, 5-6 дәрес рәттән гел «бишле»ләр генә алып кайттым. Җәй буе шул дәрәҗәдә яхшы өйрәнелгән иде ул тарих фәне. Укытучы белмәгәнне дә мин белә идем.

Әтигә шушы дисциплинасы, таләпчәнлеге, ныклы тәрбиясе өчен рәхмәт әйтәсем килә! Хезмәт, эш белән тәртипкә өйрәтте ул безне.

Бер генә әйбер күңелне тырнап тора: әтидән өйрәнмәгән һөнәр бар. Әти безнең балта остасы, менә шул эшне үзләштерә алмадым. Күпме тукып торса да. Аның каравы, бу һөнәр бабасыннан — оныкка, ягъни минем улым Раянга күчкән», — дип әтисе белән бәйле хатирәләрне барлаган.

Артист әтисен туган көне белән котлаган һәм изге теләкләрен язган. Котлауларга инстачылар да кушылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100