Рамил Шәрәпов тирләп-пешеп кемгә чокыр казыган?
Татар эстрадасы юмористы, алып баручы Рамил Шәрәпов тирләп-пешеп бина нигезе салыр өчен чокыр казыган. “Сәхнәдә генә шаяртып йөрергә насыйп булсын”, - дигән нәтиҗәгә килгән ул. Бу хакта юморист инстаграм битендә язды.
“Кемнең дүшәмбесе ничек башлангандыр, минем фундамент казудан башланды. Җиде тирләп (сөяк ничек шуның кадәр тирли ала), җиде тапкыр хәлгә килгәч мин шуны аңладым, сәхнәдә генә шаяртып йөрергә насыйп булсын дим. Без бирешә торганнардан түгел, иртәгә заливать итәбез әти белән... бүген җыйган мускуларны (мыскылларны) хәлгә китереп булса инде... Мунчадан чыктым әле. Сез нишлисез?”, - дип язган Рамил Шәрәпов.