Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов тауда кырык бала белән чаңгы шуган

Артист балачактагы Яңа ел һәм тау шуу турындагы хатирәләре турында язган.

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов тауда кырык бала белән чаңгы шуган
«Татар-информ» архивы

Рамил Шәрәпов Яңа ел каникулында хатирәләргә бирелеп, чана шуган балачагын искә төшергән. Бу турыда ул инстаграмда үз сәхифәсендә язган.

«Мин әйтәм, без бәләкәй вакытта Яңа ел ике атна кала сизелә башлый иде инде. Кем чыршы бәйрәменә әзерләнә, кем шигырь ятлый… Почтага барып, открыткалар алып, якыннарга, күршеләргә шуларны тарата идек. Әби-бабайлар хат язып балаларына җибәрә. Телефон юк заман. Шундый рәхәт!

Яңа ел дигәч, пилмән, мандарин һәм «шуба» салаты күз алдына килә. Чөнки көн саен эләгә торган ризык түгел иде ул чакта. Яңа елда ашаган пилмән иң тәмлесе булган инде ул, килешәсездер?!. Тәмле әйбер 31 декабрь чорында гына эләгә иде безгә.

Төнге сәгать 12 җиткәч, искерәк кенә аклы-каралы телевизордан Президент котлаганын тыңлый идек тә, шунда ук бөтен бала урамга чыга идек. Урам шау-гөр килеп тора иде.

Мин үзем күл буенда үстем. Хәтерлим, тауда кырыкка якын бала чана, чаңгы шуа идек без. Кемдә нинди чана: кемгәдер әтисе ясап биргән, кемдәдер кибетнеке, кем пакет белән шуа. Өстә пәлтә, башта барысының да «леопардовый» бүрек! Кулдагы бияләйләр көне буе урамда йөреп, юешләнеп бозга әйләнеп каткан! Туңып-өшеп бетеп тә ничек салкын тимәгән безгә! Хәзерге балалар бит суыткычны ачса да, үтәли җил эләктерә.

Сез дә минем кебек балачакка кайтып килгәлисезме?» — дип хатирәләрне барлаган артист.

Шәрәпҗан образын уйлап табучы күп тамашачыларын һәм инстадусларын «балачакка алып кайткан». Ул буын кешеләре иң күңелле балачакларын искә алган.

«Хәзер тауда бер чана эзе юк. Без шомартып бетерә идек тау битен. Ат чанасына кадәр алып менеп төялеп төшә идек шул чанага. Бала-чага тавышына гөрләп тора иде урамнар. Хәзер балалар интернетта утыра шул. Дөньяның бер кызыгын, матурлыгын күрмиләр»;

«Хәзер баланы алай уйнарга чыгармыйбыз да. Карга кермә, аунама, ыштаныж ертыла, бияләең юешләнә дип кычкырып тик торабыз»;

«Мин дэ еш искә төшерәм балачакта тау шуганны. Тирес түгә торган агач чанага утырып шуган чаклар. Эх, кызык вакытлар! Кайда калдыгыз?! Сагынып сөйләргә генә калды», — дип балачакларын сагынган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100