Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов Мальдив утрауларында концерт куярга җыена

Артистның тамашачысы да үзе кебек шаян, кызыклы комментарийлар калдырганнар.

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов Мальдив утрауларында концерт куярга җыена
https://www.instagram.com/sharapovramil/

«Фсююю!!! Салкында концерт куеп йөреп булмас, афишаларны җылы якка җибәрдем. 31 февраль - Мальдив утраулары! Концертыма көтеп калам. Билетлар сатуда», — дип язган артист аэропорт янында афиша тотып төшкән фотосы янына.

Рамил Шәрәповка Илсөя Бәдретдинова: «Мин дә афишаларымны җибәрим әле?» - дип мөрәҗәгать иткән.

«Шалтыратып әйттеләр, синеке афишасыз да сатылып беткән, апасы. Өстәмә концерт сорыйлар. Зур пальма төбен бронировать итимме?» — дип җавап язган Рамил Шәрәпов.

«Рамил, син беренче тапкыр концерт куеп кайт 31 февраль көнне. Концерт аншлаг белән узса, икенче юлы без дә барырбыз»;

«Мальдив утрауларында февраль 31нән киләмени? Бармыйча булмас!»;

«Шәрәпҗан булдыра. Ул бит Татарстаннан»;

«Концертка барырга теләүчеләр күп. Әйдәгез, самолетка бронь ясыйбыз»;

«Нурлатка кайчан киләсез? Әллә Мальдивка барыргамы сезнен арттан?» — дип шаярткан артистның тамашачысы.

Шулай ук «Куар-код кирәк буламы икән?» дип сораучылар да бар. Аларга: «Бер яфрак күрсәтсәң, кертәләр», - дип җавап язган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100