Рамил Шәрәпов Мәскәүдә Кызыл мәйданда майкачан гына татарча биеп йөргән
Инстачылар биюне ошаткан.
Рамил Шәрәпова Мәскәүдә Кызыл мәйданда төшерелгән видеоны инстаграмдаы күрсәтте.
Башта анда Рамил чит ил көенә бии, боргалана-сыргалана.
Аннары, ул гадәттәгечә майкалы абзый образына керә. «Шушы булдымы бию? Миңа кара! Өйрән, студент», — ди һәм татар халык биюен бии башлый.
Инстачылар биш йөзгә якын комментарий язган. Бертавыштан мактыйлар.