news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов люпиннар белән фотога төшүче хатын-кызларга пародия ясаган

Шәрәпҗан чәчәкләр арасында мыегын «югалткан».

news_top
Рамил Шәрәпов люпиннар белән фотога төшүче хатын-кызларга пародия ясаган
pixabay.com

Танылган юмор остасы, соңгы арада халыкны «Шәрәпҗан маҗаралары» исемле видеолары белән сөендерүче Рамил Шәрәпов люпиннар белән фотога төшүче хатын-кызларга пародия ясаган. Шәрәпҗан, чәчәкләр арасында сикереп йөргәндә, ялгыш кына мыегын «югалткан». 

«Бу чәчәк белән мин генә төшмичә калдым бугай», — дип язган ул инстабитенә. 

«Мин дә төшмәгән әле, чәчәкләрне таптап йөрмә анда», — дип шаяртканнар кайбер инстадуслары. 

«Юк, киресенчә. Бу чәчәк синең белән генә төшмичә калды», — дип көлгән аннан Ләйлә Дәүләтова. 

«Молодец, синдәге фантазия»;

«Көлдереп үтерәсез»;

«Сина атказанган исемен бирергә кирәк. Президентка җиткерергә кирәк моны тиз генә. Болай булмый бу, талант бит»;

«Совет чорындагы кәмит киноларын караган кебек карыйбыз. Шурикка алмаш буын килә», — дип мактаганнар Шәрәпҗанны виртуаль дуслары 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар