Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов: «Ике атналык та план корып булмый…»

Бүгенге вәзгыять, тормыштагы үзгәрешләр һәркемне борчуга салды. Эле моннан ике ел элек кенә, юк ла, ел ярым элек тә, дөньяның шулай асты-өскә киләчәген, кафе-кибетләргә ниндидер кодлар белән генә кертәчәкләрен күз алдыбызга да китерми идек. Заллар тутырып тамаша күрсәтә алмаган артист халкына бүген бигрәк тә «обидно».

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов: «Ике атналык та план корып булмый…»
Владимир Васильев

Әнә, юмор остасы Рамил Шәрәпов та борчуга төшкән.

«Ой, мин әйтәм, көн саен дөньялар үзгәреп тора. Ике атналык та план корып булмый торган вакытта яшибез. Иртәгәсен нәрсә буласын да белмисең. Әллә нинди куар кодлары чыкты. Бәдрәфкә дә шул кодлар белән йөртә башламасалар ярый инде, — ди Рамил Шәрәпов. — Юкса, яңа матур программалар эшләп, бөтен күңелне биреп концертларыбызны башлап җибәргән идек. Э-эх, без теләгәнчә генә бармый шул бөтен әйбер…

Аңлыйбыз инде, кемнәрнеңдер концерт карарга кәефе дә юктыр. Аннан халыкны да куркытып бетерделәр. Үтүкне күтәрсәң дә, һаман шул бер әйбер сөйлиләр… Никадәр генә сезне күрәсебез килсә дә, законнарга каршы барып булмый шул. Күрешкән кадәр күрешүләр насыйп итсен иде. Ләкин югалып калмам, бер булмаса интернет аша булса да, кәефләрегезне күтәреп торырмын.» 

Рамил инстадусларына, иң мөһиме, сәламәтлек тели. Калганы әкренләп җайланыр, ди.

Язылучылары да аңа кушылалар. «Иии, әйтмә дә, кая бара бу дөнья?», «Аңламаслык дөньяга әйләнде, моңга сусап, зарга батып ятабыз…», «Кергән, барган һәрбер җирдә ыштанны гына төшереп күрсәтәсе калып бара…» — дип уфтаналар. «Концертларны бөтенләй туктаталармы әллә?», «Шәрәпҗан, безгә төзелешкә кеше җитми, әллә уйлап карыйсыңмы?» — дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100