Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов, буран аркасында, Башкортстан юлында авариягә очраган

Юморист утырган микроавтобус Чаллы юлында дамба астына тәгәрәгән.

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов, буран аркасында, Башкортстан юлында авариягә очраган

– Бүген төнге өчтә, Вадим Захаровның концертыннан соң мин Казан-Уфа рейсы белән Башкортстанга барырга чыктым, – диде Рамил Шәрәпов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Казанда төнлә мәхшәр иде инде, такси белән “Кольцо”га көчкә барып җиттек. Кичә МЧС шторм булуы хакында кисәтте бит. Мин башта самолет белән очармын дип уйлаган идем, әмма аэропортларны 

яптылар.

 

Рамил Шәрәпов Башкортстанга концертка дип юл тоткан.




– Бүген Стәрлетамакта концерт планлаштырылган. Билетлар сатылып беткән, кешене алдап калдырып булмый, ипиең шул булгач, ничек тә барырга кирәк. Микроавтобуста 6 кеше сәфәр чыктык. Артистлардан мин үзем генә. Чаллыга 80 чакрым кала “фура” юлыбызны кисеп, без утырган микроавтобус бозлы юлда шуып, дамба астына тәгәрәде. Ян белән аудык. Сәгать ярым тирәсе шунда яттык. Юлда кеше юк, тарттырып чыгаручы булмады. Аннан соң, бәхетебезгә, бер машина тарттырып чыгарды. Көчкә Уфага барып җиттек, Аллага шөкер. Үзебезгә зыян килмәде, шулай да күңелдә авыр тойгы, – диде Рамил.

Юлларда сак йөрсәк иде!


    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100