Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов Башкортстанда «Иң халыкчан артист» номинациясендә җиңгән

Ул бүләк алырга Шәрәпҗан образында чыккан.

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов Башкортстанда «Иң халыкчан артист» номинациясендә җиңгән
Владимир Васильев

Рамил Шәрәпов Башкортстанда «Туган тел» премиясендә «Иң халыкчан артист» номинациясендә җиңгән. Бу хакта ул Шәрәпҗан образында инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итә.

«Канатланып кайтып барам. Хәзер тагын да эшлисе генә килеп тора», — дип язган юморист.

Беренчеләрдән булып Әбри Хәбриев котлаган: «Котлыйм, брат. Без премияләрне Башкортстаннан гына алып торырбыз, ахры».

Аннары котлауларга артистның күпсанлы виртуаль дуслары кушылган, алар Шәрәпҗаннан да катырак сөенәләр.

«Син лаек. Башкортстанда бәяләделәр», «Шәрәпҗанга рәхмәт, халык яратты аны», «Икене бирергә кирәк. Берсе сиңа, берсе Шәрәпҗанга», «Беренче чиратта хатыныңа рәхмәт. Температорнаяң булмаса, Шәрәпҗан да булмас иде» кебек комментарийлар да калдыручылар бар.

«Күлмәгең юкмы әллә синең?» - дип тә язган Шәрәпҗанга күлмәк кидерергә теләгән берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100