Рамил Шәрәпов бәрәңгене пешкән килеш алырга туры килмәгәе дип борчыла
Юмор остасы Шәрәпҗан образында эсселектән зарлана.
Артист Рамил Шәрәпов Шәрәпҗан образында чираттагы видеосын төшергән. Видеода ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән Гидрометүзәкне сүгеп утыра.
«Көн саен урыны белән яңгыр дип СМС җибәрәсез. Ул кояшның җылыту системасын киметеп булмыймы? Бәрәңгене пешкән килеш алабыз бит», — дип сөйли Шәрәпҗан халыкның уйларын укыгандай.
Инстачылар, һәрвакыттагыча, Шәрәпҗанның юморына соклана.