news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов: «Артистларны эшләтмиләр, мин балалар бакчасына йөри башлыйм»

Юмор остасы социаль челтәргә «Шарапҗан маҗаралары» турында яңа видеолар куеп тора.

news_top
Рамил Шәрәпов: «Артистларны эшләтмиләр, мин балалар бакчасына йөри башлыйм»
Владимир Васильев

Май бәйрәмнәреннән соң күпчелек халык эшкә чыкты, балалар бакчасы эшли башлады. Тик артистларның үзизоляциясе дәвам итә. Юмор остасы Рамил Шәрәпов хатыны белән шул темага видео төшергән.

Рамил хатыны белән әңгәмә кора.

Нишлибез соң?

Син нишлисеңдер… Мин малай белән балалар бакчасына йөрим. Ашаталар, йоклаталар.

Кеше көлдермә инде. Сине анда кем кертсен?

Мин малайның аниматоры булып барам. Мин — Шарапҗан-үрмәкүч, бер тәлинкә ботка өчен балаларның күңелен ачам. Син дә барам дисәң, бегемот костюмы алдым.

«Шарапҗан маҗаралары»н көн саен көтеп алучылар «син чын артист», «көн саен халык күңелен күрәсең», «гениально» кебек комментарийлар язган һәм күпсанлы рәхәтләнеп көлгән смайлик, алкышлар калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар