Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов афишасын мәрхүмнәрне җирләүне оештыру турындагы белдерү янына ябыштырып куйганнар

Рамил Шәрәпов афишасын мәрхүмнәрне җирләүне оештыру турындагы белдерү янына ябыштырып куйганнар

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов афишасын мәрхүмнәрне җирләүне оештыру турындагы белдерү янына ябыштырып куйганнар
Түбән Тәкәнеш авылында Рамил Шәрәповның афишасын кабер ташлары, чардуганнар һәм рекламасы янына ябыштырып куйганнар. Әлеге фотоны Рамил инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

"Көлеп үлгән очрактадыр инде", - дип шаярта юмор остасы.

Агач корылмага зур хәрефләр белән "Ритуальные услуги. Кабер ташлары, чардуганнар, ләхет..." дип язылган элмә такта куелган. Сүз уңаеннан, тактадагы хәрефләр барысы да татарча.

Шушы зур хәрефләр астында, кечкенә генә афиша да тора. Анда "Шарапов шоу" диелгән. Шәрәпов фамилиясе русча язылган.

Әлеге постта Рәфис Атаказов та комментарий язып калдырган. "Синең әле теневой бизнесың да бар икән. Җырлап кына баеп булмый", - дип шаярта ул.

"Болай булгач, син үлемсез дускай. Кемнеңдер явыз шаяртуы бу", - дип Рамилне юатучы да табылган.

"Волонтерларың яхшы. Акчадан ис килми", диләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100