news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәраповтан күңелле истәлек: «Менә эләккән иде анда миңа!»

news_top
Рамил Шәраповтан күңелле истәлек: «Менә эләккән иде анда миңа!»
Фото: © «Татар-информ»

Юморист һәм җырчы Рамил Шәрапов социаль челтәрдәге аккаунтында бәләкәй чагында булган күңелле бер хәлне искә алган.

«Әти-әни 2 атнага Чиләбегә киткән иде. Ул вакытта инкубаторлар модада иде, ягъни йомыркаларны ут астында тотып, чеби чыгару. Күп кешенең инкубатор бар иде инде. Ә мин ул әйбер турында кемнәндер ишетеп алдым да, гади лампа астына 2 күкәй куйдым. Имеш, әти-әни Чиләбедән кайтканчы, лампа астында чеби чыгарам. Чыкмый да чыкмый инде. Ничек мин өйдә янгын чыгармаганмын, Аллаһы Тәгалә саклап калган. Аннан, тизрәк чыксыннар дип, 2 лампа куйдым – чыкмый.

Бер атнадан соң, чебиләрем чыга дигәндә, әнинең әнисе мине тапты. Ул күкәйләрне бер якка, икенче якка атып бәрде. Минем бизнес ватылды. Менә эләккән иде анда миңа! Бик кызык хәл булды ул. Әти-әниегез Чиләбегә китсә, чеби чыгарыгыз», – дип сөйли ул көзге алдында грим салганда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар