Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәраповның яңа клибы халыкның күңелен күтәргән: «Булмады»

news_top_970_100
Рамил Шәраповның яңа клибы халыкның күңелен күтәргән: «Булмады»
Фото: Рамил Шәраповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Шәрәпҗан образын дөньяга таныткан юморист Рамил Шәрапов «Булмады» дигән яңа җырына клип төшергән. Ул аны, Шәрәпҗанның яңа җыры, дип белдергән.

«Шәрәпҗанның яңа җыры чыкканга 13 көн булды! 13 көндә безне 152 мең кеше тыңлады. Әбиләр тыңлый торган җыр түгел, канишны», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Яңа клип халыкның күңелен күтәргән, комментарийлар шул хакта «сөйли». «Шәрәпҗан, көлдереп үтерәсең», «Шәп булган бу! Афәрин!», «Супер артист», «Син дә булсын, шәп тә булмасын», «Әби булсам да тыңлыйм әле. Супер», – дип язып калдырганнар.

Ә нәрсә булмаганын клипны карагач белерсез...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100