Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәраповның хәле начарланган: «Карбыз ашаган идем»

news_top_970_100
Рамил Шәраповның хәле начарланган: «Карбыз ашаган идем»
социаль челтәрләр

Юмор остасы, алып баручы Рамил Шәрапов авырып киткән. Репетицияләргә дә, очрашуларга да бара алмаган. «Аллаһы Тәгалә ял бирде», – дип, җырчы әлегә өйдә ятарга мәҗбүр.

«Хәлләр бик үк яхшылардан түгел әле. Бүген сторислар да төшерермен, сезнең белән сөйләшермен дә дигән идем. Кичә чарадан кайткач йокларга яттым. Сәгать ярымнан соң тотынды. Ашказаны эшләми, күңел болгана. Төне буе унитаз кочакладым, алдан да, арттан да тотмый. Хәзер температура.

Нәрсә икән, кизүме икән бу, җәмәгать. Сездә бармы андый әйбер? Карбыз ашаган идем, башта, әллә агуландыммы икән, дип тә уйлап тордым. Минем белән ашаганнарның бернәрсәсе юк. Хәл юк, бөтен тәнне сындыра, температура.

Хатын әйтмешли, авырый, рәвешен китерә беләсең инде, Рамил», – дип сөйләгән артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100