news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәповның туганы махсус операциядән кайткан

news_top
Рамил Шәрәповның туганы махсус операциядән кайткан

Юмор остасы Рамил Шәрәповның туганнан туган энесе махсус операция сафларыннан кыска вакытлы ялга кайтып төшкән. Авылга кунакка кайткач, туганнары һәм якыннарының хәлләрен белешкәндә, артист хәрби энесе белән дә күрешкән. Рамил Шәрәпов видеоларында туганнарының нинди шат күңелле булуын, үз күңелләрен үзләре күтәреп йөрүләрен дә күрсәтә.

«Авылга кайткан идем. Әнинең хәлен белеп чыктым. Китәм дигәндә, туганнан туганыбыз махсус операциядән кайткан икән. Күрештек! Шатлык! Казанга җибәрмиләр генә бит. Укытучыбыз Илгизә апаның туган көне иде бүген. Анда да кереп чыктык», – дип сөйли ул.

Туганнары йортында исә солдат кайту хөрмәтенә һәм Яңа ел уңаеннан зур бәйрәм. Барысы да җырлый-бии, күңел ача. «Толымбай авылыннан мин. Хәзер минем нигә артист икәнлегемне аңлагансыздыр инде. Бездә нык күңелле. Болай ук булыр дип уйламаган идем», – дип сөйли артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар