Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәповның күңеленә тигәннәр: «Түбәнлек ул...»

news_top_970_100
Рамил Шәрәповның күңеленә тигәннәр: «Түбәнлек ул...»
Фото социаль челтәрдән алынды

Рамил Шәрәпов концертына кеше җыюның яңа юлын уйлап тапкан – Шарапҗан образында Бауман урамына чыгып, халыкны үзенең тамашасына чакырып йөргән. Ләкин артистның бу ысулын ошатып бетермәүчеләр дә табылган.

«Әле социаль челтәрләрне ачып караган идем. Кичә минем Бауман урамында йөргәнем кайберәүләрнең күңеленә хуш килмәгән икән. «Ватсап»ка да берничә хат килде. «Рамил, нигә син Бауман уртасында кеше көлдереп йөрисең?» – дигәннәр. Мин аңлыйм, һәр кешенең үз фикере – ул булырга тиеш. Мин дә үз фикеремне белдерим әле.

«Кеше көлдерәсең», – дисез. Ә нәрсәсе белән кеше көлдердем мин? Бауман уртасында ыштансыз йөрдемме?

Җәмәгать, түбәнлек – ул каян чыкканыңны белә торып, шуннан оялып йөрү. Мин – авылдан чыккан гади малай. Авылымнан оялмыйм. Галош белән йөримме мин, иске киемнәнме – барыбер. Шарапҗан да – халыктан чыккан образ, шуңа халык арасында йөри.

Бу – реклама гына иде. Менә Бауман урамында басып, инструментларда уйнаучылар бар. Бер егет аккордеон тоткан. Бер зур абыең матур итеп скрипкада уйнап тора. Бу да – түбәнлекме? Бу бит – иҗат.

Һәр һөнәрне хөрмәт итәргә кирәк. Бауман уртасында гади авыл кешесе галош киеп йөри алмыймы? Минемчә, моның бернәрсәсе юк. «Түбәнлек» дигән сүз туры килми бу урында. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булсак иде», – дип, үз сүзен әйткән юмор остасы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2025
    Исемсез
    Рамилгә ни кыйланса да килешә. Бауманда бушлай тамаша куеп йөргән икән, рәхмәттән башка сүз юк. ТВны карагыз, һәр кинокартинада үтерү, кешене түбәнсетү, көчләү - әнә шуларга каршы көрәшегез. Рамилнең талантыннан көнләшүчеләр генә аңа аяк чалырга тели. Уңышлар телибез сиңа Рамил!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100