Төркеме белән Сол-Илецк якларына концерт куярга килгәч, Рамил Шәрәповка бер төркем хатыннар «һөҗүм иткән».
Тозлы күл буендагы кырмыска кебек мыжлап торган халыкка гаҗәпләнеп йөргәндә, артистны башта 2 апа эләктереп ала. Рамил аларны кочаклап фотога төшкәндә: «Йөрим менә шулай апайлар көен көйләп», – дип куя. «Ярар, концертыңны яратып карыйбыз. Биектаудан Березкага кадәр барып сине карадым», – ди апаларның берсе. «Сез мине яратсагыз, мин дә сезне яратам», – ди аларга җор телле Рамил.
Алар яныннан кымшанып кына китүе була, Рамил икенче төркем апалар «тозагына» барып эләгә. Дөрес, апалар кайсы артист якынлашуын аерып бетермичә: «Рифа-а-а-т Зарипов!» – дип кычкырып җибәрәләр.
«Мин Рифат Зарипов түгел», – ди Рамил.
Хатыннар барыбер бирешми, бу юлы Данир Сабиров исемен атыйлар.
«Не попали», – ди Рамил, шаркылдап көлеп.
Ахырдан гына бер апа аның Шәрәпов икәнен искә төшерә. Алар артистка күмәк җыр да башкарып күрсәтәләр.
Тамашачысы белән аралашкач, Рамилнең дә кәефе күтәрелгән. «Мин монда концерт куярга килгән идем, киресенчә, концерт карап кайтып китәм, җәмәгать», – дип көлә ул.