Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәраповка күршеләре этлек эшләгән

news_top_970_100
Рамил Шәраповка күршеләре этлек эшләгән
Фото: «Татар-информ» архивы

Юмор остасы Рамил Шәраповның ачуын чыгарганнар. Шәһәр читендәге төзелеп килә торган йортына килеп, артист шаккатмалы күренешкә тап булган. Юлларны чистартучы тракторчы бөтен бистә карын артистның бакчасына ташыган.

Җәмәгать, менә шундый кызыклы хәл булды бит әле. Без килгәнче, тракторчыга кем нинди команда биргәндер, безнең йорт аша кереп, бакчага бөтен кеше карын ташыган. Галәмәт… Аңламыйм… Без әлегә монда яшәмибез, рәшәткәләребез, коймаларыбыз юк. Ләкин болай ярамый бит инде. Телефон аша бик үк күренми, ләкин монда – тау өстендә тау. Трактористны туктаттым да: «Нишлисең син?» – дим. «Шәрәпҗан, утыр», – ди, әле нинди проблема икәнне аңламыйча. Менә хәзер кире чыгарттырабыз.

Йортны да таба алмый идек. Бернинди рөхсәт соралмады. Тракторист, поселоктагы кешеләр әйтте, ди. Алардан сорыйм, белмәмешкә салышалар. Йортта иң беренче туалет, ванна түгел, койма кую ягын карагыз, – дип киңәш иткән Рамил йорт салучыларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100