Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов яңа куйдырган коймасыннан гаеп табучыларга җавап биргән

news_top_970_100
Рамил Шәрапов яңа куйдырган коймасыннан гаеп табучыларга җавап биргән
Фото: Рамил Шәраповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрасы артисты Рамил Шәрапов гаиләсе 1 ел элек шәһәр читендәге йортларына күченгән иде. Инде 1 ел дәвамында ул йортын һәм йорт янын, бакчасын тәртипкә китерә. Моны күзәтеп барган язылучылары аны «ишекләр, койма куй» дип ашыктырып тора. Бүлмәләргә ишекләр куелды инде, шушы көннәрдә юмор остасы койма да куйдырган. Халык шунда ук коймага бәя дә биргән.

Кем өчендер койма озын, икенчесенә буяулы ягы эчтә булу ошамаган, төсен дә ошатып бетермәүчеләр бар, артист бакчада ак носки киеп йөри, дип тә борчылалар. Рамил Шәрапов барлык комментарийларга да җавап биреп, шунда ук видео да төшереп куйган.

«Менә, хатын, кабул итеп ал. Койма дидең – Кытай стенасы булды сиңа. Астыннан күршеләрне күзәтергә була. Элек койма башыннан әрләшкәннәр, хәзер астыннан әрләшергә була», – дип шаярта ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100