Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов хатыны Земфира белән 12 ел яшәп, беренче тапкыр нишләгәнен әйтте

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов хатыны Земфира белән 12 ел яшәп, беренче тапкыр нишләгәнен әйтте
Фото: Рамил Шәрәповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юмор остасы Рамил Шәрәпов гаиләсе белән Мисырга ялга очкан. Җырчы җылы яклардан кайнар репортажлар ясарга, матур урыннарны язылучыларына да күрсәтеп барырга сүз бирә.

«Дуслар, гаиләбез белән беренче тапкыр ялга киттек. Земфира белән 12 ел бергә торып, гаилә белән беркая барганыбыз юк иде. Быел уйладык-уйладык та Мисырга барырга булдык. Беренче ялыбыз, безгә уңышлар теләгез. Кемнәр безне карап бара, ихлас шатлана, сезгә зур рәхмәт», – дип сөйләде артист самолетта.

Аэропортта Шәрәповларга багажларын шактый озак көтәргә туры килгән. Кунакханәгә килеп, пляжга төшкәч, диңгез эзләп йөргәннәр. Баксаң, Хургада курортында төш вакытына кадәр диңгез беркадәр чигенеп ала икән. Соңрак «качкан» диңгез кире үз урынына кайткан.

«Әлегә барысы да ошый. Инглиз телендә белгән ике сүзем бар. Әйләндерәм дә шуны кабатлыйм. Аңламасалар, татар теле белән «добивать» итәм. Аны да аңламасалар, кул болгап аңлатам. Шах һәм мат», – дип шаярта Шәрәпов.

Шәрәповлар гаиләсенә күңелле яллар теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100