news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов: «Хастаханәдә йөрибез»

news_top

«Хастаханәдә йөрибез. Әти хастаханәдә ята, хәлен белергә килдем», – дип хәбәр итә социаль челтәрләрдә юмор остасы, артист Рамил Шәрапов.

«Көчкә эзләп таптым үзен. Бөтен палаталарны айкап чыктым. Кая кермә – татарлар. «Кемне эзлисең?» – диләр. Әле монда палатага кергәч тә автограф сорыйлар.

Әтигә өчпочмаклар төяп килгән идем, аңа алар ярамый икән. Үзем утырып ашармын, ахры. Менә шулай әтигә килеп, үзем ашап-эчеп китәм.

5 сыйныфта ДРКБ ятканда, әти-әни кайчан килә дип, бик сагынып көтә идем. Хәзер әти-әниләр безне көтәләр. Шул вакытлар исә төште әле, хастаханәгә килгәч», – дип, әтисе янында видео яздырган юмор остасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар