news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов туй алдыннан булган «хаос» турында сөйли: «Кәләш шалтыратты да...»

news_top
Рамил Шәрапов туй алдыннан булган «хаос» турында сөйли: «Кәләш шалтыратты да...»
Фото: "Татар-информ"

Юморист, «Шәрапҗан» образын булдырган артист Рамил Шәрапов чаралар, банкетлар да алып бара. Бер туй алдыннан аңлашылмаучанлык килеп чыккач, артист кыска гына мөрәҗәгать-киңәш яздырган.

«Җәй айлары тулы булды, Аллаһка шөкер, рәхәт итеп эшләдек. Әкрен генә сезон ахырына якынлашып бара. Җәмәгать, үзегезнең чарага – юбилеймы, туйгамы алып баручы сайлаганда, зинһар, үзегез сайларга тырышыгыз. Мәсәлән, туйларга килгәндә, күп очракта әти-әниләр сайлый. «Рамил, син безгә ошыйсың, балаларның бәйрәмен алып бара алмассыңмы?» – дип сорыйлар.

Бер хәлне сөйлим. Миңа кәләш шалтыратты да: «Әти-әниләр сезне сайлаган икән, алар безгә әйтмәде. Без сезне түгел, башкаларны чакырырга теләгән идек», – ди.

Кызганыч, менә шундый «хаос» булырга мөмкин: кияү белән кәләш башка алып баручыны күрергә теләгән, ә әти-әниләре – безне. Минемчә, кемнең туе – алар сайларга тиеш, яшьләр. Аңлыйм, без дә бөтенесенә ошап бетмибездер. Шуңа күрә үз бәйрәмегезгә алып баручыны үзегез сайларга тырышыгыз. Калганы бар да әйбәт, Аллаһка шөкер», – дип сөйли социаль челтәрдә урнаштырган видеода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар