Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов: «Сез бу фотоны күргәч, «Ах!» итеп аварга тиеш идегез»

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов: «Сез бу фотоны күргәч, «Ах!» итеп аварга тиеш идегез»
Рамил Гали

Юмор остасы үзенең Шәрәпҗан образында төшкән фотосы белән социаль челтәрдә уртаклашкан. Без гел ак майкадан күреп ияләшкән Шәрәпҗан яңа киемнәр алган икән бит. Өстәвенә, тиздән Рамилнең, әй, тфү, Шәрәпҗанның яңа клибы да чыгарга тора ди.

«Бер. Ике. Өч! Сез бу фотоны күргәч, «Ах!» итеп аварга тиеш идегез.

Костюмлы булдык бит! Костюмлы! (Майка да майка, дип бәйләнгән идегез...) Космостан караганда күренерлек булсын дип сайладык – кып-кызылны!

Каршы алыгыз, таныш булыгыз, Шәрәпҗан һәм аның костюмы! Аңа өстәп, эшләпәтәк (эшләпә – авт.) тә, муенса да алдык әле! Муенсага аерым игътибар: сезгә таныш булырга тиеш... Якынайтып карагыз.

Анысы да монысы, клип чыгарга дүрт көн калды! Костюмның алдын-артын шунда күрерсез. Ә әлегә комплиментлар кабул итәм. Ничавамы соң?» – дип сораган виртуаль дусларыннан Рамил-Шәрәпҗан.

«Ах, авып китә язган идем дә, ятып тора идем. Ну син текәләнде-е-ең! Маладис. Ә муенсаңны беренче чиратта зурайтып карадым», «Чегән бароннарына охшаган», «Шәп, барысы да килешеп тора!», «Шәрәпҗан, көлдермә әле», «Красапет!», «Ут кебек», «Нинди киемдә булса да, без яраткан Шәрәпҗан! Талантың өчен чиксез зур рәхмәт. Әле Фирдүснең концертында Шәрәпҗан котлаганын искә алып, һаман көлеп йөрибез. Юмор остасы! Актан гына торсын юлларың», – дип хуплаганнар аны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100