news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов-Шарапҗан: «Каргыйм!»

news_top
Рамил Шәрапов-Шарапҗан: «Каргыйм!»
Фото: Видеодан скриншот

Блогер Олеся Лесная юмор остасы Рамил Шәраповның герое Шарапҗан белән «Блогерның куркыныч төше» дигән темага видео төшергән.

«Безнең микрофон эшләмәгән», – дип белдерә Олеся әллә чынлап, әллә бу – алдан уйланылган идея. Шул сәбәпле, нык ачулы Шарапҗан, блогерны каргап, Бауман урамы буйлап атлый.

– Судка бирәм мин сине, ыштансыз калдырам, каргыйм мин сине. Беренче көнне эшлибез, инде нокта да куям. Соңгы йоныма кадәр агарды. Бәрел баганага. Үзенә нормально төшерә, миңа – әтәгем-сәтәгем.

Нәрсә, Шарапҗанны бик кызык кеше дип уйлыйсызмы инде? Психланудан башы чыкмый. Бары тик бүген синең көн түгел!

– Синең аркада «не мой день». Әйдә, бар, эшеңне эшлә, йөрисең монда. Аша шуны! (дип эткә әйтә)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар