Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов Сабантуйлардан соң тирән уйларга баткан: «Шөкер!» диеп әйтү бик сирәк»

news_top_970_100
Рамил Шәрапов Сабантуйлардан соң тирән уйларга баткан: «Шөкер!» диеп әйтү бик сирәк»

Юморчы артист Рамил Шәрапов Сабантуйлар сезоны төгәлләнеп килгән чакта тирән уйларга бирелгән.

Ул: «Кабаланып дөнья кууда без,

«Шөкер!» диеп әйтү бик сирәк», –

дигән юллар язылган шигырьне укып, бик моңсу гына видео төшергән. Видеодан күренгәнчә, 40 яшькә якынлашып килә торган Шәрапов атынчыкта атынып утыра. Ә кадр артында артист бүгенге көнне чагылдырган бик матур шигырь укый. Видеода ул Юныс Миннемөхәммәтовның «Зарланырга бик тә яратабыз» дигән шигыренең өзеген сөйли.

Зарланырга бик тә яратабыз,

Нәрсә җитми безгә, ни кирәк?!

Кабаланып дөнья кууда без –

«Шөкер!» диеп әйтү бик сирәк.

Эшкә ашыгабыз иртә таңнан,

Исәнләшү бары баш кагып.

Тирә-юньдә ниләр булганлыгын

Күрми калабыздыр, гел чабып.

Күңелебез күптән бикле безнең,

Нуры качкан хәтта күзләрнең.

Сүз булсын, дип кенә әйткәнгәме,

Җылысы юк хәзер сүзләрнең.

Самимилек белән ихласлыкны,

«Ясин» чыгып, күмдек тирәнгә.

Һәрвакытта күпне көтәбез шул,

Риза булмый Ходай биргәнгә.

Үкенечләр белән ялгышлардан

Күпер салып, һаман барабыз.

Изге гамәлләрне читкә тибеп,

Явызлыктан үрнәк алабыз.

Күкләр кисәтүен ишетмибез,

Без генә бит, имеш, дөресбез.

Катлы-катлы рәнҗешләре белән

Ташка әйләнгән шул күңелебез.

Мәңге яшәр кебек кыйланабыз...

Тик, ни гаҗәп, мәңге түгелбез...

Соңгы сәгать суга, беркем калмый,

Аңлый алсак иде шуны без!

Әлеге кыска гына видео бик күпләрнең күңеленә хуш килгән. 2 сәгать эчендә ярты меңгә якын кеше, хуплауларын белдереп, «йөрәк» смайлларга баскан, күпләр «бик тә шәп» дигән мәгънәдәге смайллар тезгән. «Дөрес әйтәсең», – дип куәтләүчеләр дә бар Рамил Шәраповны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100