Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов Рәшит Шамкай турында: «Кафега ашарга керми, акчаны саклый белә иде»

news_top_970_100
Рамил Шәрапов Рәшит Шамкай турында: «Кафега ашарга керми, акчаны саклый белә иде»
Фото: Видеодан скриншот

Чаллы телеканалының «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында юморист, «Шәрапҗан» образын тудыручы Рамил Шәрапов кунак булды. Алып баручы Лилия Гатина артисттан Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай белән эшләгән вакыты турында сорады.

«Рәшит абый белән минем «Елмай шоу» дигән проект бар иде. Минем кашны Рәшит Шамкайныкына охшаттылар. Мине үз итте инде ул. Мин артык сөйләшмим, кысылмыйм, ә ул артык пытырдаганны яратмый. Рәшит абыйны бик юмарт кеше дип әйтмәс идем, ул тормышның ачысын да, төчесен дә күргән. Без кафега туктый идек, ул керми, чөнки ул акчаны саклый белә иде. Ул сумкасына сало, кефир, батон тутырган, ул аңа гастроль буе җитә иде.

Шунда мин: «Рәшит абый, әйдәгез, мин сезне сыйлыйм», – дидем, әле ул вакытта үземнең дә акча күп булмагандыр. Әмма минем өчен андый зур шәхесне ашарга чакыру – зур дәрәҗә иде. Рәшит абый ашатсалар, сыйласалар ярата. Шуннан без тагын да якынайдык. Шуннан соң гастрольдә «ашыйсың киләме» дип сорый иде дә, «мә сало, кешегә күрсәтмә» дип бүлешә иде. 1 ел тирәсе гастрольләрдә йөрдек, зур тәҗрибә алдым. Без бүлмәдә икәү генә куна идек, Рәшит абый төркемдәге башка кешене кертми. Ул миңа да ияләште инде, мин артыгын дәшмим, мин бүлмәдә аның шигырьләрен тыңлый идем. Ул бәреп әйтә торган шәп шигырьләр яза. Мин үземнекен язган булам. «Су» булгандыр, мәгънә дә булмагандыр, Рәшит абый «үсәсең әле» дип канатландырып җибәрә иде.

Берьюлы шундый хәл булды, Казанда кунарга урын юк иде. Рәшит абыйның бер артистны да чакырганы юктыр, мине фатирына кунакка чакырды. Өчпочмак пешергәннәр. Өстәлдә 3 өчпочмак тора, берсе – Рәшит абыйга, икенчесе – хатыны Суфия апага, өченчесе – миңа дип белмисең бит инде. Ашасаң – икене ашыйсы килә. Рәшит абый алдан ук: «Рамил, менә берсе сиңа», – дип әйтеп куйды. Рәшит абый белән эшләү бәхетенә ирештем», – дип хатирәләре белән уртаклашты артист.

Бу хакта Рамил Шәрапов Чаллы телеканалы видеосында 8.49 минутта сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100