«Ватсапның эшли башлавын да күрсәт» – Рамил Шәрәпов оперативлыгы белән шаккатырган
Бүген Россиядә һәм күп кенә илләрдә ватсап вакыт-вакыт эшләмәде: хәбәрләр китмәде һәм шалтыратып булмады. Рамил Шәрәпов оператив рәвештә шул темага видео да төшереп өлгергән.
Видеода күренгәнчә, ул кичә ватсапның яхшы эшләвен җитез хәрәкәтләр белән сурәтли. Бүгенге ватсапның эшләмәвен «үлгән» итеп күрсәтә.
Шәрапҗан образындагы артистның оперативлыгы аның язылучыларын шаккатырган.
«Тиз эшлисең», «Оперативно син, Шәрәпҗан», «Молодец, текә», «Килештерәсең инде, чукынчык», «Нәкъ шулай булды», «Тулгандыр дип, чистартып бетердем», «Шәрәпҗан, ватсапның яңадан эшли башлавын да күрсәт инде», –дип комментарий калдырган алар.