Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов онкологик авырулар янына килгәч: «Дөньяга карашым баштанаяк үзгәрде»

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов онкологик авырулар янына килгәч: «Дөньяга карашым баштанаяк үзгәрде»
"Татар-информ" архивы

Рамил Шәрәпов, әтисе белән хастаханә юлларында йөреп, яшәүнең бик кадерле булуы хакындагы уйларга бирелгән. «Тормыштан кәнәгать булып, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк» дигән фикергә килгән.

«Бүгенге иртә хастаханәдән башланып китте. Борчылмагыз, минем белән барысы да әйбәт. Әти белән анализлар бирергә онкологик авырулар хастаханәсенә барып килдек. Аллаһка шөкер, аның да анализлары әйбәт булып чыкты. Ләкин 1 сәгать шунда булган дәвердә минем дөньяга карашым баштанаяк үзгәрде. Кем генә юк анда: яше дә, өлкәне дә… Һәркайсының үз диагнозы. Әмма һәр кешенең күзендә өмет чаткысы балкый. Кемгәдер, бәлки, аз гына яшәргә калгандыр. Шулай да, һәркем яшәргә тырыша.

Күбебезнең, исән-сау булып та, зарланудан башыбыз чыкмый. Гел нидер җитми. Җәмәгать, шөкер итеп яшәргә кирәк. Шундый җирләргә кереп чыксаң, дөньяның кадере икеләтә, өчләтә арта икән ул», – дигән юмор остасы.

Рамил Шәрәпов үзен танып, якын итеп килгән кешеләр белән аралашырга да җай тапкан, бер апа белән чәйләргә кадәр эчкән. «Синең шикелле юмор остасы булсаң, бер авыруың да булмый. Мин үзем дә шаян кеше, авызым ерык, әллә нинди авыру булсам да, гел шаяртам», – ди ул бу апа артистка.

«Мин аларны канатландырыр урынга, алар мине канатландырды. Исән-имин булыгыз, апайларым», – дип төгәлләгән Рамил сторисларын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100