news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов: «Мине алмадылар»

news_top
Рамил Шәрәпов: «Мине алмадылар»
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасы артисты Рамил Шәрәпов Шәрапҗан образында бүгенге көн кадагындагы темага видео төшергән.

«Хатын! Мин кайттым. Мине алмадылар», – дип, зур сумка асып кайтып керә Шәрапҗан.

«Ничек алмадылар? Шунда да алмыйлармы сине? Нинди бернәрсәгә яраксыз кеше соң син?» – дип аптырый хатыны.

«Беләсең килсә, анда тиз чабарга, сикерергә, «кувырек» ясарга кирәк. Ә мин керүгә үк егылып, арт шәрифемне җәеп яттым. Нәрсә, син циркка болай гына алырлар, дип уйлаган идеңме? Үзең бар! Син әйбәт тәгәрисең», – ди Шәрапҗан хатынына.

Халык видеоның азагы болай тәмамланачагын көтмәгән, ягъни «циркка барган» дип уйламаган.

«Шәрапҗан, невалнавай безне»;

«Шаярып йөрсәң, алып та китәрләр»;

«Иии, ярый алмаганнар, алсалар нишләр идең»;

«Күпме түләдең»;

«Бик кызык. Алмаганнар», – кебек комментарийлар калдырган артистның виртуаль дуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар