Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов кыяр утырта: «Нык кыйбатка чыга бу миңа»

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов кыяр утырта: «Нык кыйбатка чыга бу миңа»
социаль челтәрләр

Рамил Шәрәпов хатыны белән кибеттә йөри, алар кыяр утырту өчен туфрак сатып алганнар.

Әлбәттә инде, кыяр үстерүнең үз күңелле мәшәкатьләре бар. Орлыгын алдан чәчәсең, уңдырышлы туфрак салып, түтәлен ясыйсың, үсентеләрне күчереп утыртасың. Әле бит туфрагын да, орлыгын да сатып та алырга кирәк. Рамил дә менә шуларның барсын да күз алдына китереп, кыяр үстерүнең шактый кыйммәтле шөгыль булуына зарланып ала.

«Хатын кыяр үстерсен өчен нәрсә генә эшләмисең. Башта менә моны (авт. – туфрак) ташыйсың, аннан – орлыкларын… Әле яртылаш үстереп биргән кыяр да алдык, чәчәк кенә атмаган инде ул. Кыскасы, бу кыяр миңа нык кыйбатка чыга. Әле өйдә койма юк, чәлдереп тә китсәләр, бөтенләй сюрприз була», – дип сөйләнә ул шаян видеосында.

Ә сезнең кыяр үстерү өчен күпме акчагыз китте?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100