Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрапов «Күкәй бәйрәмендә» Шәрапҗан булып, 80ләп балага күчтәнәч өләшкән

news_top_970_100
Рамил Шәрапов «Күкәй бәйрәмендә» Шәрапҗан булып, 80ләп балага күчтәнәч өләшкән
Фото: Рамил Шәраповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

1 Майда Татарстанның кайбер авылларына «Күкәй бәйрәмен» билгеләп үтәләр. Балалар авыл буйлап йөри, йорт саен кереп күчтәнәч җыя. Алар арасында буялган йомырка, татлы ризыклар була. Юмор остасы Рамил Шәрапов та Шәрапҗан образында бәйрәмдә катнашкан.

«Күгәрчен авылына кунакка кайткан идек. Бәйрәм алдыннан мунча кереп, пылау пешереп, балык тотып... Кыскасы, концерт сезоныннан соң шундый ял кирәк иде.

Иртән тордык, уже 1 Май! Ә Күгәрчен авылында ул – «Күкәй бәйрәме» дә икән. Балалар иртүк торып күчтәнәч җыярга чыгып китте. Минем дә тик ятасым килми бит. Шәрапҗан булып киендем дә, безгә кергән һәр баланы каршы алып, күчтәнәч тараттым. Кыскасы, җәйге Кыш бабай… Мин кайтканны әле авыл белмәгән иде. Балаларга шок булды, сөенәләр, фото төшәбез. Бала күңеле өчен күп кирәкми бит. Шуннан соң ярты авыл белде мин кайтканны. 80ләп бала килде. Алар өчен дә, үзем өчен дә бер тарих булды бу. Рәхмәт Күгәрчен авылына», – дип хис-кичерешләре белән бүлешкән үзенең дә күңеле булган артист.

«Әле ярый тартмасы белән тәмлүшкә алып куйгансың», «Үз яхшылыгың үзеңә кайтсын. Күпләр кысмырланып ята бит», «Молодец, авыл кешесенә, балаларга икеләтә бәйрәм булган», – дип хуплаганнар Шәрапҗанның бу гамәлен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100