Юмор остасы Рамил Шәрәпов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә концертыннан видео белән уртаклашты.
Видеодан күренгәнчә, тамашачылар арасыннан аның янына бер әби чыга һәм сөйләшергә теләген белдерә. Артист аны «сөйлә-сөйлә, әллә нәрсәләр генә сөйләмә» дип, янәшәсенә утырта.
«Синең белән сөйләшеп утыру – үзе бер бәхет. Синең яныңда бию – тагы да зур бәхет. Бабаема кайтып әйтермен инде», – дип сөйли аңа тамашачысы.
«Бабаең куып чыгармасын инде», – дигәнгә, әби: «57 ел торып чыгармаганны, хәзер генә чыгармас. Хәзер мин аңа кирәк, терәк», – дип җавап бирә.
Видеога юмор остасы: «Концертка үзем кебек тамашачылар килә. Менә рәхәтләнеп кич утырдык», – дип язып куйган.