Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов: «Кечкенә генә яңалыгым бар»

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов: «Кечкенә генә яңалыгым бар»
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы Рамил Шәрәпов яхшы яңалыгы белән уртаклаша.

«Башкортстан якларыннан кайнар сәламнәр. Гастрольләребез гөрли, Аллаһка шөкер. 11 концерт куйдык инде. Бүген Кандрада. Әле йөриселәр алда. Октябрь башларында кайтырга исәп. Алып калмасалар.

Кечкенә генә яңалыгым бар. Бүген «Роза» дигән яңа җырым чыкты. Барлык Роза исемле кызларга багышлана.

Мурат Гайсин көе, Гөлфия Шакирова сүзләре. Аранжировка – Илдус Дәүләнов», – дип яза Рамил. 

Әлбәттә инде, җыр турындагы фикерләрен күпчелек Роза исемле кызлар калдырган.

«Бик матур җыр, ирем звоногына куйды», «Күңелгә ятышлы җыр», «Бик зур рәхмәт миңа багышланган җырың өчен», – дигәннәр. 

«Роза турында кем дә яза инде ул җыр, ә менә сез Римма турында язып карагыз әле», – дигән комментарий да бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100